tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Сәламләү сүзләрен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров җиткерде һәм премия лауреатларын атады.

Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның халык артисткасы РАУШАНИЯ ЮКАЧЁВА Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнә

Озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ГҮЗӘЛ МАННАПОВА Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнә
Театр сәнгатендәге казанышлары һәм

Әлмәт татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Мифтахетдинова (Нәҗипова) Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнә

Театр сәнгатендәге казанышлары һәм Уфа «Нур» татар дәүләт театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен ИРИНА ГАНИЕВА Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*