tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов: Калфак — ул безнең миллилекне, халкыбызның чисталыгын чагылдыручы элемент
Данил Салихов: Калфак	— ул безнең миллилекне, халкыбызның чисталыгын чагылдыручы элемент

Данил Салихов: Калфак — ул безнең миллилекне, халкыбызның чисталыгын чагылдыручы элемент

Татарстан Язучылар берлегендә бүген 9-11 сыйныфта укучы 14 кыз үз гаиләсендәге гореф-гадәтләр белән таныштырды, кул эшләренә осталыгын күрсәтте. Бүген биредә II Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең II туры узды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россиянең берничә төбәгеннән килгән кызлар мәртәбәле жюри алдында сынатмаска, татар кызларына хас бар матур сыйфатларны чагылдырырга, камил татар телендә чыгыш ясарга, уңган-булганлыгын күрсәтергә тырышты.

Кызлар инде моңа кадәр читтән торып зур сынау узган. Алар “Мин – милләтемнең киләчәге” дигән темага эссе язып, үзләренең фикерләрен белдергән, тел байлыгын күрсәткән. Барлыгы 70 эш кабул ителгән, Татарстаннан тыш, бәйгедә Удмуртия, Башкортстан , Түбән Новгород, Киров һәм Оренбург өлкәсеннән катнашучылар булган. 21 кызны II турга сайлап алганнар һәм Казанга чакырганнар. Кызганычка, 7 кыз төрле сәбәпләр аркасында килә алмаган. Әмма икенче турга узучыларның һәркайсы инде җиңүчеләр дип билгеләп үтелде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов икенче турга узган һәр кызны җылы сәламләде һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Максим Горький татар яшәгән Яңа бистә ягына төртеп күрсәткән дә, мин матурлыкны, чисталыкны, пакълекне менә шул якта күрәм дигән. Бу бәйгене оештырган Кадрия Рәесовна да шушы пакълекне күрер өчен, милләтнең язмышын дәвам итәр өчен чын саф, матур татар аналары булсын, мондый аналардан саф татар баласы туа дигән уй-фикер белән эш йөртә. Ни өчен алар үз символы итеп калфакны сайлаган? Чөнки калфак  – ул безнең миллилек, халкыбызның чисталыгы. Шушы элементка бәйләнеп, алар бүгенге көндә зур эшләр алып баралар, – диде Данил Салихов.

Катнашучыларга исә ул уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, Казан капкасын ачып кергәннәр икән, димәк, алар инде барысы да җиңүчеләр.

Аннары бер-бер артлы 14 кыз жюри әгъзалары алдында үз-үзен тәкъдим итте. 7 минут эчендә алар үзләре белән таныштырырга, гаиләләрендә сакланып калган гореф-гадәтләрне күрсәтергә тиеш иде. Тагын бер бирем кызларның кул эшләренә осталыгын чагылдыру иде. Шуңа күрә һәр кыз үзе белән кул эшләнмәләрен дә алып килгән.

Әйтик, Киров өлкәсеннән Рамилә Гарипова төрле техникаларда картиналар да ясый, чигә дә. Мамадыш районы кызы Сәйлән Шәйхетдинова калфаклар чигү белән мавыга, моннан тыш, кызлар арасында үз куллары белән алкалар ясаучы, оста бәйли торган, төрле техникаларда букетлар ясый, борынгы рецептлар буенча татар ризыклары пешерә белгәннәр бар иде.  Гомумән, барлык кызларның да кызыксынулары бик күп – алар спорт белән дә шөгыльләнә, җырлый-бии дә, төрле инструментларда да уйный. Кызлар уңган-булганлыгын видеопрезентацияләр ярдәмендә дә, жюри алдында турыдан-туры да күрсәтте.

Чыгыш ясаган һәр кызга иң соңыннан матур итеп чигелгән калфаклар бүләк ителде һәм янә аларның һәркайсы инде зур үргә ирешүче икәне ассызыкланды. Төп җиңүче исеме һәм 1, 2,3 урын ияләре исә соңрак билгеле булачак. Алар март ахырында Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына чакыру алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*