tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов: “Кайчак көчле бер сүз җитә. Ул сүзне татар шагыйре әйтте!”
Данил Салихов: “Кайчак көчле бер сүз җитә. Ул сүзне татар шагыйре әйтте!”

Данил Салихов: “Кайчак көчле бер сүз җитә. Ул сүзне татар шагыйре әйтте!”

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән Державин укулары алдыннан очраштык. Максатыбыз – татар әдәбиятының хәле, аны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү. Әңгәмәдә  татар телен саклап калу  юлларын эзләдек, язучы сыйфатларын барладык, берлекнең вазифаларын ачыкладык.

– Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллык юбилеенда сез үзегез дә, язучылар да,  авыр заманнар җитте, дидегез. Мондый шартларда Берлек нинди өлкәләрне ныгытырга, эшчәнлектә кайсы якларны активлаштырырга  уйлый?

– Рухи яктан ниндидер өзеклек барлыкка килә икән, ризыкның да тәме китә, яшәү дә төссезләнә. Болай дигәндә, мин тел кризисын күз уңында тотам. Каршылыклар чыкканчы ук милли мәгарифебез бар дип мактана алмый идек. Тел ягыннан кысылдык, әмма динебез көчәйде. Гомер-гомергә шулай булган – дәүләте булмаган милләтне ислам дине саклап калган. Шунлыктан, мәктәпләрдә тел кысылган икән, мәчетләрдә киңрәк эш алып барырга, мәдрәсәләрдә укытуны кире кайтарырга кирәк дигән фикерем ныгый бара. Анда,  дин нигезләре белән беррәттән, төгәл предметлар, татар  теле ныклап укытылса  иде. Мәдрәсәдә төпле белем алган, татар милләтен  дөнья күләмендә таныткан шәхесләребез аз түгел. Бүген дә без мәдрәсәләрне көчәйтә алабыздыр. Юбилей хакында әйткәндә,   85 ел – түгәрәк сан түгел. Шулай да язучыларга бәйрәм ясыйсы, үткәнебез, бүгенгебез турында фикерләшү өчен чәй табынына җыясы килде.  Бәйрәмгә Берлеккә кергән 337 язучының һәммәсе дә чакырылды. Шөкер, күбесе килде. Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшинның килүе, башка күренекле шәхесләрнең булуы ул кичәне дәрәҗәле итте. Әзәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Башкортстан, Марий Иле, Чуашстаннан  зур әдипләр килде. Мәскәү Язучылар берлегеннән килгән кунагыбыз: “Татарстан Берлеге  ул – башка төбәкләр өчен маяк”,  – диде. Дөресе дә шул. Бүген без – таркалмаган, бүлгәләнмәгән бердәнбер диярлек Берлек. Аерым дәүләт булып яшәүче Әзәрбайҗанда язучыларның китапларын чыгарырга акча юк икән. Бу хакта  Берлек рәисе юбилейдан соң узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Без исә алай зарлана алмыйбыз, китаплар чыгып тора. Мари  язучыларының исә утырып сөйләшү өчен почмагы да юк.

– Татар әдәбиятында хатын-кызга икенче сорт итеп карау бар,  диләр, дөресме? Халык язучысы исемен алган әдибәләребез чыннан да өчәү генә икән…

– Әдәбиятны, гомумән, җенескә бүлеп  карарга ярамый. Мактаулы исемнәр, бүләкләргә килгәндә, хатын-кыз булганы өчен генә берәүнең дә исемлектән төшеп калганы юк. Иң югары бүләк –  Тукай премиясенә  лаек булганнар да аз түгел – Лена Шагыйрҗан, Клара Булатова, Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова. Кайсы гына әдәбиятны алма, каләм әһелләре арасында ирләр барыбер күбрәк. Шунлыктан бүләкләнүчеләр дә – күбрәк ирләр, сәбәп шунда гына, минемчә.

– Язучылар берлеге – иң тәнкыйтьләнә торган оешма. Моның сәбәбе нәрсәдә? Тәнкыйтьне кабул итәсезме?

– Берлектә эш кайнап тора. Кичәләр уза, очрашуларга даими йөреп торабыз, китаплар чыга,  остаханә утырышлары, әдәби флешмоблар уздырыла, видеопроектлар языла. Айлык планыбызга күз салсагыз – анда бер генә буш көн дә күрмәссез. Тулы канлы тормыш белән яши торган оешма без. Быел сайтны яңарттык, яңалыкларыбыз социаль челтәрләрдә чыгып бара, “Матбугат.ру” сайтында да Берлектә булган вакыйгалар белән танышып барырга мөмкин, сайтның хуҗасы Данил Сәфәров белән без теләп хезмәттәшлек итәбез, берлек сайтын яңартырга ярдәм иткәне өчен дә зур рәхмәт аңа.

Тәнкыйть объектив булса – кабул итәбез.  Тискәре фикер әйтер өчен безнең эшчәнлекне җентекләп өйрәнү кирәк. Яхшы яклар белән тискәрене чагыштырып  урталык табарга, аннан инде яман сүз әйтүнең кирәкме-юкмы икәнлеген уйларга кирәк. Заман  теленә кергән “хайп” артыннан куып,  337 язучысы булган Берлеккә кизәнү килешә торган хәл түгел.

Бу җәһәттән бик кызык күзәтүләр бар. Мәктәптә укыганда әсәр язып карамаган кеше юк. Ләкин бөтен кеше дә язучы булмый. Кайбер кешеләр яңадан язу эшенә тотына, ләкин уңышка ирешми. Шуннан комплекслар хасил була, кайбер кизәнүләр, бәлки, шуннандыр.

– Берлек сәяси хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерәме? Әйтик удмурт галиме Альберт  Разин  фаҗигасе  уңаеннан белдерү белән чыктыгызмы?

– Альберт Разин фаҗигасеннән соң иң көчле сүзне  Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтте. Аның шигыре дөньяга таралды. Кайчак бер сүз, көчле бер сүз җитә. Ул сүзне татар шагыйре әйтте! Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кысрыкланган чорда  без дә  күтәрелдек, Россия хакименә, үз Президентыбызга мөрәҗәгатьләр яздык, рус язучыларыннан  теләктәшлек сорадык. Ул хатларны Халык язучылары, Халык шагыйрьләре имзалады.

– Татар язучысы өчен Державин укуларының әһәмияте нәрсәдә?

– Державин  укуларының дәрәҗәсе зур һәм мин анда  татарларның  күбрәк катнашуын көтәм. Әдәби бәйгеләр рус шәхесе исеме белән аталса, безнеке түгел дип, читләшү бар. Татар әдипләре премиясенә  исә рус милләтле кешеләрне кертүдән куркабыз. Минемчә, бу дөрес түгел. Державин  премиясе Халыкара дәрәҗәгә чыксын иде. Шулай булганда,  бу премия аша татар әдәбиятын да танытып булачак. Державин премиясе аша без Державин зурлыгындагы яңа, көчле әдипләрне эзләргә тиешбез. Аларның нинди телдә язуы түгел,  Каләм бөеклеге мөһим!

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*