tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә Казан урамында һәйкәл куярга тәкъдим итте
Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә Казан урамында һәйкәл куярга тәкъдим итте

Данил Салихов Нәкый Исәнбәткә Казан урамында һәйкәл куярга тәкъдим итте

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәткә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә сөйләде.

«Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш», – диде ул.

Данил Салихов фикеренчә, Нәкый Исәнбәт эшләгән эшләрне бер институт та башкара алмый. «Нәкый ага гомере буе татар халкына хезмәт иткән, аны данлаган кеше. Аның әсәрләре күп еллар дәвамында театр сәхнәләрендә куелды, йөзләгән, меңләгән кешеләрне тәрбияләде. Ул татарның күңелендә тирән эз калдырган, аның шәхесе сакланырга тиеш», – дип чыгыш ясады ул.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*