tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салихов: Татар Җир шарында үзенең кемлеген күрсәтеп килә
Данил Салихов: Татар Җир шарында үзенең кемлеген күрсәтеп килә

Данил Салихов: Татар Җир шарында үзенең кемлеген күрсәтеп килә

Татар бүгенге көндә Россия Федерациясендә генә түгел, Җир шарында үзенең кемлеген күрсәтеп килә. Аның төрле якларын алганда да, шул ук сәнәгать дисеңме, эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары –  барысы да бүтән халыклар алдында үрнәк итеп куелырлык, – дип белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Буа шәһәрендә уздырылган Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышта.

  • Безнең милләт гасырлардан-гасырларга, әйтерсең лә, каргалган халык инде. Нишлисең, дәүләтен җуйган халык. Төрле авырлыклар кичереп, без һәрдаим яшәп киләбез. Әмма татар бүгенге көндә Россия Федерациясендә генә түгел, Җир шарында үзенең кемлеген күрсәтеп килә. Безнең халкыбыз тик кенә утыра торган халык түгел, – диде ул үз чыгышында.

Ул Г.Исхакыйның татар милләте 200 елдан соң үлә-бетә дип язганы белән килешмәвен әйтте. Мин татар милләтенең бу хәлгә дучар булачагына ышанмыйм, Мин оптимист кеше. Без юкка чыга торган халык түгел, дип белдерде ул.

Татар халкының үсеш стратегия, аның фикеренчә, безнең милләтне алга атлата торган, яңа өметләр белән милләтебезне яшәргә өнди торган, эшләтә торган документ.  Аның сүзләренчә, һәрбер кешенең йөрәгендә, күңелендә бу документка ышаныч булырга тиеш.

  • Бу бергә эшләнә торган эш. Иртән йокыбыздан торып, күзебезне ачып тәрәзәгә караганнан соң, Бисмиллабызны әйткәннән соң, ничек кенә милләткә бер кирәкле эш эшли алсам, киләчәктә минем балам шушы дәүләттә үзенең исеме белән, җисеме белән, милләте, дине белән, теле белән яшәр дип, без яшәргә тиеш. Ул документны “Син” дип түгел, “Мин” дип кабул итәргә кирәк. Бу минем эш дип кабул итәргә кирәк. Һәрберебез “Мин -татар” дип яшәргә тиеш, – дип Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга һәрберебезгә җитди карарга чакырды Данил Салихов.

Один комментарий

  1. Фәүзия Мөхәммәтова Норлат

    “Кем мин – татар булмагач” дип яшәсәк, Иншаллаһ, безне дә танырга мәҗбүр булырлар!…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*