tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данил Салиховны Актанышта зурладылар
Данил Салиховны Актанышта зурладылар

Данил Салиховны Актанышта зурладылар

Татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Салихов Данил Хәбибрахман улы Салиховнын 7 октябрь көнне, туган ягы Актанышта юбилей кичәсе булды.

Башта туган авылы Кировта зурладылар, ә кичкә район үзәгендә дәвам итте. Бер төркем язучылар (Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марат Әмирханов, Рифә Рахман, Фәйрүзә Мөслимова, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Әлфия Садыйкова, Зинфира Гыйльметдинова, Факил  Сафин, Чулпан Галиәхмәтов, классташлары, җирлек җитәкчеләре, туганнары, авылдашлары, Данил Салиховка карата бик эчтәлекле фикерләрен җиткерделэр. Актаныш муниципаль район башлыгы районнан чыккан шәхесләр белән горурлануын белдерде һәм яшь буын өчен мондый чараларнын бик тә тәрбияви икәнен җиткерде. Бөтендөнья Татар конгрессыннан “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе – классташы Кадрия Идрисова да катнашты һәм юбилярны котлады.

Якташлары Данил Салиховнын бик тә зурладылар. Гомумән, Актаныш ягы уз якташлары һәм шәхесләрен зурлый белә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*