tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данир Гайнуллин: Башкортлар да үз стратегияләрен булдыру юнәлешендә эшли башлады
Данир Гайнуллин: Башкортлар да үз стратегияләрен булдыру юнәлешендә эшли башлады

Данир Гайнуллин: Башкортлар да үз стратегияләрен булдыру юнәлешендә эшли башлады

Уфаның “Нур” театрында бүген “Башмагым” спектаклен күрсәттеләр. Башкортстан башкаласында Татар халкы үсеш стратегиясе турында фикер алышырга килгән милләттәшләребезгә бүләк иде бу. 500гә якын Башкортстан татарлары белән бергә спектакльне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та карады. Чарада катнашкан Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты җитәкчесе Данир Гайнуллин милләттәшләребезне җылы сәламләде һәм һәр халыкның үз стратегисе булырга тиеш, дип белдерде . Гайнуллин: “Башкорт халкы да үз Стратегиясен булдыру юнәлешендә эшли башлады. Татар һәм башкорт халкы арасындагы дуслык җепләре ныгысын, дуслыкта-татулыкта яшик”, – дип белдерде бүгенге очрашуда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*