tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данир Сабиров: Балаларыма акча түләп татар теле өйрәтәм
Данир Сабиров: Балаларыма акча түләп татар теле өйрәтәм

Данир Сабиров: Балаларыма акча түләп татар теле өйрәтәм

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә татар эстрадасы артисты Данир Сабиров булып китте. “Конгресс кунагы” тапшыруы өчен төшерелгән әңгәмә барышында ул иҗаты, гаиләсе, татар теленә кагылышлы фикерләре белән бүлеште.

“Балаларым башта татарча белми иде. Тамашачыларымның инстаграммдагы шелтәләрен кабул итеп, балаларымның сөйләменә игътибар итә башладым. Нәтиҗәдә, мин хәзер русча сөйләшкән балаларымны “ишетмим дә, аңламыйм да”. Минемчә шушы юл белән генә балаларны ана телендә сөйләшергә өйрәтергә була. Бүгенге җәмгыятьтә, кызганыч, татарча сөйләшмәү нормаль күренеш кебек. Әмма бу хатаны һичшиксез төзәтергә, үзебездән башларга кирәк. Балаларыбызга газиз телебезне өйрәтү – һәр ата-ананың бурычы. Бүгенге көндә атнасына ике тапкыр укытучыны өйгә чакырып, балаларга татар теле укытабыз”, – дип сөйләде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Данир Сабиров белән видеоязма әзерләнә. Якын арада аны безнең сайтыбызда күреп булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*