tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: 2017 елда 30 татар иҗтимагый оешмалары грантлар алды
Данис Шакиров: 2017 елда 30 татар иҗтимагый оешмалары грантлар алды

Данис Шакиров: 2017 елда 30 татар иҗтимагый оешмалары грантлар алды

19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары белән беренче рәсми утырышын уздырды.

Көн тәртибендә каралган мәсьәләләрнең берсе Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлары турында иде. Әлеге өлкәгә кагылышлы мәгълүматны  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

Татар иҗтимагый оешмалары проектларына дәүләт гранты 2012 елдан  бирелә һәм ул нигездә Федераль милли-мәдәни автономиясе составына керүче Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар милли-мәдәни автономияләре проектларына юнәлтелгән  булган.

2014 елдан башлап грант конкурсы “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2019 еллар)” дәүләт программасы  чаралары исемлегенә кертелде. Шул нисбәттән хәзер төбәк татар автономиясенә генә түгел, ә Россия төбәкләрендә татар теле, әдәбият һәм мәдәният үсеше белән шөгыльләнүче барлык  иҗтимагый оешмалар өчен дә грант алу мөмкинчелеге тудырылды .

2015 елда грантлар бирү тәртибе 328 нче номерлы карар белән  (06.05.2015) Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты белән расланган. Әлеге карар нигезендә Грантлар бирү советы да эшләп килә.

Грант алырга теләүче оешмалар законда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм бәйгедә  сайлап алу  игълан иткән көнгә кадәр  кимендә 1 елга кадәр эшчәнлек алып баручы,  татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалау, татар мәдәниятенең этник тәңгәллеген формалаштыру буенча устав нигезендә булган социаль, мәгълүмати, мәдәни, белем бирү, фәнни  функцияләрне башкару төп максат булып тора.

Грант бирү   шартының берсе булып  бюджеттан тыш чыганаклар хисабына проектны тормышка ашыруда  гомуми сумманың чыгымнары 20% тан да ким булмаган  финанслау буенча иҗтимагый оешмаларның  йөкләмәсе тора.

Ел саен финанслау күләме – 5 млн. сум. Бу вакыт эчендә 157 иҗади идеяләрне урыннарда гомуми 30 млн. сумга тормышка ашырырга насыйп булды.

Татар иҗтимагый оешмалары белән бүлеп бирелә торган субсидияләр кысаларында тормышка ашырылган күпчелек этномәдәни проектлар фестивальләр, бәйгеләр, конференцияләр үткәрүгә, китаплар һәм белешмәлекләр нәшер итүгә, иҗади сменалар һәм татар мәдәнияте көннәрен оештыруга юнәлтелгән.

2017 елда 30 татар иҗтимагый оешмалары грантлар алды.          2012 ел белән чагыштырганда грантлар бәйгесендә катнашкан татар иҗтимагый оешмаларының саны  28 гә артты (2012 елда – 22, 2017 елда – 50), бәйгедә җиңүчеләр саны арта (2012 елда – 21, 2017 елда – 30). Шулай ук грант бәйгесендә катнашучыларның географиясе киңәйде, (2012 елда – Россия Федерациясенең  22 төбәгендә, 2017 елда – 31 төбәгендә).  Игълан ителгән проектларның уртача бәясе 500 мең сум тәшкил итә (чагыштыру өчен, 2012-2014 елларда проектның гомуми бәясе 250-300 мең сум тәшкил итте).

Гаризаларны бәяләү 10 баллы шкала буенча башкарыла. Аларны бәяләү өчен махсус критерийлар билгеләнгән: проектның әһәмияте һәм актуальлеге критерийлары, икътисадый һәм социаль нәтиҗәлелеге, һөнәри компетенция һәм өстәмә критерийлары.

Грантлар алганда гаризалар тикшергәндә барлыкка килгән төп проблемалы нокталар:  чыгымнар сметасы югары,  проектны тормышка ашыру схемасы өйрәнелмәгән, максатсыз акча куллану (җиһазлар сатып алу маддәсе), проектның бәйгенең бурычларына туры килмәве.

Иҗтимагый оешмалар арасында грантларны бүлү түбәндәге формула буенча гамәлгә ашырыла: грантның гомуми күләме (5 млн. сум) барлык иҗтимагый оешмалар белән тупланган баллар суммасына бүленә һәм бер иҗтимагый оешма белән тупланган балларның гомум суммасына тапкырлана.

Әлеге формулада, шулай ук ел саен гаризаларның артуын һәм җиңүчеләрне исәпкә алып, грант ярдәме күләме һәр проектка кими бара (уртача грант күләме 2017 елда 140 меңнән 180 мең сумга кадәр үзгәрә).

Бу акрынлап  проектларны тормышка ашыру сыйфатына йогынты ясый башлый,  ә кайбер очракларда проектны тормышка ашыру бөтенләй мөмкин булмый. Бу, барыннан да элек, китаплар нәшер итү һәм массакүләм этномәдәни чаралар үткәрү проектларына кагыла.

Үз чыгышы ахырында Данис Шакиров регионнардан килгән гаризаларның артуын исәпкә алып татар иҗтимагый оешмаларына бирелә торган грантларның уртача күләме 10 млн. сумга җитәчәген белдерде. Әлеге карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган булуын һәм 2018 елда гамәлгә керәчәге турында ассызыклады. Грант алучыларның саны фиксацияләнеп, елына – 30 дан артмаска тиеш, – дип белдереде Данис Шакиров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*