tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: «Татар-информ» агентлыгы профессиональ кадрлар белән яңа үрләр яра
Данис Шакиров: «Татар-информ» агентлыгы профессиональ кадрлар белән яңа үрләр яра

Данис Шакиров: «Татар-информ» агентлыгы профессиональ кадрлар белән яңа үрләр яра

Бөтендөнья татар конгрессы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлады. Конгрессның башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров татар дөньясы яңалыкларын профессиональ дәрәҗәдә яктыртуларын билгеләп узды.
«1990 елларда татар дөньясын яктырту максатында оештырылган агентлык инде 30 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итә. Татар дөньясын яңалыклары ал да гөл генә була алмый, чөнки ул гел хәрәкәттә, анда четерекле мәсьәләләр дә бар. Безнең белән бергә булганыгызга рәхмәтебезне белдерәбез», — диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи «Татар-информ»ның оешкан вакытларын искә төшерде. «Татар дөньясында нинди хәбәр бар, язып кына җибәрегез әле дип, һәрвакыт мөрәҗәгать иттеләр. „Татар-информ“ агентлыгы татар дөньясы белән туганнан бирле икесе бер вакыттарак оешкан оешмалар», — дип искә алды ул.
«Элек хезмәткәрләр дә күп түгел иде. Хәзер, Аллага шөкер, шатланып туя алмыйбыз. Агентлык һәрдаим оператив рәвештә татар дөньясында булган вакыйгаларны, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган һәр чараны татар дөньясына җиткереп килә. Бу бик авыр хезмәт. «Татар-информ“да бары тик милләтне яраткан, чын күңелдән халкына хезмәт итә торган журналистлар эшлидер дип ышанам», — диде Гөлназ Шәйхи.

Бөтендөнья Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән «Татар-информ»ның генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ»ның генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары Алсу Исмәгыйлева, «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, «Атна вакыйгалары» газетасы җаваплы мөхәррире Лилия Гаделшина, хәбәрчеләр Гөлнар Гарифуллина һәм Зилә Мөбәрәкшинага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
«Безнең исемебездә үк татар сүзе язылган. Без татар халкы өчен хезмәт итәргә, татарның язмышын, тормышын яктырту өчен төзелгән оешма. Бергәләп эшләргә насыйп булсын. Алла боерса, алга таба да уңышлы эшләргә язсын», — дип рәхмәт сүзен белдерде «Татар-информ»ның генераль директоры Шамил Садыйков.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*