tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дания Заһидуллина: Татар халкы үсеше стратегиясендә милләтне үстерү һәм яшьләр сәясәте аерым бер бүлек булып барырга тиеш
Дания Заһидуллина: Татар халкы үсеше стратегиясендә милләтне үстерү һәм яшьләр сәясәте аерым бер бүлек булып барырга тиеш

Дания Заһидуллина: Татар халкы үсеше стратегиясендә милләтне үстерү һәм яшьләр сәясәте аерым бер бүлек булып барырга тиеш

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документны булдыруга карата фикерләре:

“Стратегия эшләү идеясе – зур фикер. Ул, минем фикеремчә, татар зыялыларына бергә, бердәм булып, уртак фикер, идеяләрне үстереп, халыкка, милләткә файдалы документка чыгу кирәклеген тагын бер кат ассызыклый. Стратегиядә милләтне үстерү һәм яшьләр сәясәте аерым бер бүлек булып барырга тиеш, дип уйлыйм. Аерым бүлек була икән, бу эшне яшьләрдән башка әзерләү мөмкин түгел. Стратегиядә милли үзаң мәсьәләсен, татар теле, татар мәдәнияте, милли мәгариф, фән мәсьәләләрен урап уза алмыйбыз. Әгәр дә шулай икән, документны әзерләгәндә, бу мәсьәләләр белән дәүләт дәрәҗәсендә дә, аерым проектлар белән шөгыльләнүчеләр дә катнашырга тиешләр, дип саныйм”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*