enrutat
Баш бит / Дарья Санникова: «Татарча сөйләшүдән ләззәт алам»
Дарья Санникова: «Татарча сөйләшүдән ләззәт алам»

Дарья Санникова: «Татарча сөйләшүдән ләззәт алам»

– Казан кешесе мин, 1986 елда туганмын. Беренче сыйныфка Дәрвишләр бистәсендәге 22нче мәктәпкә бардым. Әтием Александр эше буенча билгеләнгәнлектән, берара Йошкар-Ола шәһәрендә яшәп алдык. Казанга кабат кайттык, алтынчы сыйныфтан укуымны инде Дәрвиш­ләр бистәсендәге 84нче мәктәптә дәвам иттем, – дип, мәктәп елларын искә төшерде Дарья Санникова.

– Татар теленә кем өйрәтте сезне?
– Дәрвишләр бистәсендә рус һәм татар балалары бергә уйнап үстек, монысы – тәүге татар теле дәресе булды. Мәктәпләрдә татар теле укытучыларым – Нәкыя апа Габбасова белән Ләйлә апа Садретдинова – дәресләрне бик оста алып баралар иде. Казан авиация институтында да I-II курсларда татар теле дәресләрен сайладым. Татар телен өйрәткәннәре өчен, укытучыларыма зур рәхмәт!

– Кызганыч, милләттәшләребезнең дә әле кайсылары ана телен белми. Сез, рәхмәт төшкере, татарча сөйләшәсез. Татар теле эшегездә һәм тормышыгызда берәр файда бирәме?
– Рус милләтеннән мин, ләкин кеше кайда яшәсә, шундагы җирле халыкның телен белергә-өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, башка тел көчләп-мәҗбүриләп тагылыр­га тиеш түгел. Мин үземнең ана телем – рус телен, тагын инглиз һәм татар телләрен беләм. Тел белү кешенең дөньясын тагын да киңәйтеп җибәрә. Татар теле аша татар халкына, аның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәтем артты. Татарча сөйләгәндә һәм сөйләшкәндә, татарларның, төрки халыкларның үземә хөрмәт хисендәге карашларын тоям. Конференцияләрдә кайчак тәрҗемәче дә булып куярга туры килгәли.

– Даими күнекмә булмаса, тел онытыла башлый. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?– Комитетта эшләүчеләрнең барысы да рус, инглиз һәм татар телләрен белә, алар белән татарча да сөйләшәм. Татар дусларым белән аралашып торабыз. Өйдә чакта яки машинада барганда, татар радиосын тыңлыйм, сүзләрне кабатлыйм. Камал театрына барабыз, әле күптән түгел генә «Сөясеңме, сөймисеңме?» дигән спектакль карадык.

– Күз тимәсен, гәүдәгезгә караганда, спорт белән шөгыльләнәсез, ахрысы.
– О-о, спортны яратам. Чаңгы буен­ча өлкәннәр арасында 1нче разряд минем. Йөзәм. Җәй көне велосипедта җилдерәм. «Казан велотөне» спорт чарасын сагынып көтеп алам, велосипедта маршрутны үзем дә узам.

– Йөзәм, дидегез. Кайсы диңгез күңелегезгә аеруча хуш?
– Идел елгасыннан да матуррак су дәрьясы дөньяда юк. Мин туристларга да Иделдә сәяхәт ясарга тәкъдим итәм. Татарстан табигате искиткеч матур.

– Ашарга үзегез әзерлисезме?
– Әлбәттә, үзем әзерлим, рус һәм татар милли аш-суларын әзерләргә яратам. Татар халкының кыстыбые бик ошый, аны атна саен пешерәм. Татар дусларымнан тагын ит һәм ярма бәлешләре пешерергә өйрәндем. Ит бәлешен зур табада пешерәм, андый көнне туганнарны һәм дусларны кунакка дәшәм. Мәтрүшкәләр, бөтнекләр салып, татарча чәй ясыйм.

– Казан мэры Илсур Метшин елына 5 миллион турист санына ирешүне максат итеп куйды.
– Казанга узган ел 3 миллионнан артык турист килде. Мәскәүдән Дарья Чипур «Өч миллионынчы турист» булып, Казан тарихына язылды. Казанның туристлык мөмкинлекләре бик зур. Россия төбәклә­рендә, чит илләрдә яшәгән татарлар, Казанга килгәч, Кремльдә һәм шуннан соң һичшиксез Иске Татар бис­тәсендә булсыннар. Иске Татар бис­тәсендә – тарихи «Мәрҗани» мәчете, татар дөньясы. Быелның җәйге туристлык сезонына Казанда, аерым алганда, Иске Татар бистәсендә яңа программалар әзерләнә.

Дамир Бәдриев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*