tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Декабрь ахырында Оренбур өлкәсендә татар теленнән олимпиада булып узды
Декабрь ахырында Оренбур өлкәсендә татар теленнән олимпиада булып узды

Декабрь ахырында Оренбур өлкәсендә татар теленнән олимпиада булып узды

Барлыгы 9 территориядән 14 мәктәптән 27 укучы катнашты. Әлбәттә, заманалар таләбе буенча, ярышлар онлайн үтте.
Жюри әгъзасы, Оренбур педкөллиятенең элеккеге татар теле укытучысы Гүзәл Хәсәнова сүзләренчә, соңгы елларда татар телен бетерү буенча мәкерле, астыртын эш алып барыла: телне яклап чыккан кеше, имеш, җинаятьче. Мәктәпләрдә дәрес саны күпкә киметелде, балаларга татар телен укытуны ата-аналар ихтыярына калдырдылар…
Ничек кенә булмасын, татарча сөйләшү, татар китапларын уку үзебездән тора: татар теле иң беренче гаиләдә өйрәнелергә тиеш. Балаларыбызга инглиз, француз, кытай телләрен өйрәтәбез, ә туган телне белмибез: бу безнең үзаңыбызның дәрәҗәсе.
Телгә мөнәсәбәтне ничек кенә тискәре ясарга тырышмасыннар, әлегә олимпиадалар уздыру гамәлдә, бу традиция дәвам итә. Димәк, татар теле hәм әдәбияты белән кызыксынучылар бар. Бу безнең олимпиадада катнашкан укучылар hәм аларның укытучылары, алар безнең туган телнең патриотлары. Җиңүчеләрне генә түгел, барлык катнашкан укучыларны, укытучыларны котлыйбыз, зур уңышлар теләп калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*