tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәрдемәндкә багышланган яшь шагыйрьләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
Дәрдемәндкә багышланган яшь шагыйрьләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Дәрдемәндкә багышланган яшь шагыйрьләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең актлар залында шагыйрь, алтынчы Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган яшь шагыйрьләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Беренче урынга Гүзәл Закирова (Казан), Айзәрә Сафина (Яр Чаллы), икенче урынга Ильвира Галимуллина (Казан), өченче урынга Зәринә Хуҗина (Казан) лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар, журналлар һәм китаплар бүләк ителде.

Шагыйрь Рәмис Аймәт сүзләренчә, әлеге бәйге Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың хәер-фатыйхасы белән игълан ителгән. “Конкурс берничә этаптан торды: иң элек гаризалар, иҗади эшләр кабул иттек. Мәртәбәле жюри иң-иңнәрен сайлады. Бүген исә финал туры узды”, – диде ул.

“Яшь иҗатчыларыбыз булмаса, әдәбиятыбыз аксаячак. Без бу хәлне кичекмәстән үзгәртергә тиеш. Язучылар берлегенең түгәрәк өстәлендә Ренат Харис, Тәлгать Галиуллин, Халисә Ширмән, Илсөяр Иксанова һ.б. кебек шәхесләр белән утыруыгыз үзе бәхет”, – диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Бәйгенең финал этабында яшь шагыйрьләргә иҗади бирем бирелде: һәр кешегә Дәрдемәнд язган шигъри юллар таратылды һәм алар, шуларга таянып, бер сәгать эчендә шигырь иҗат итте. Шунысын да искәртик: конкурс татар һәм рус телләрендә үтте. Иҗади бирем башкарганнан соң, яшь иҗатчылар остаханәдә мастер-класс алды.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*