tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәрдмәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды
Дәрдмәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды

Дәрдмәнднең 160 еллыгына багышланган кичә татар зыялыларын җыйды

Дәрдмәнд иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә татар зыялыларын Тинчурин театры залына җыйды. «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган кичә шагыйрьнең 160 еллыгы уңаеннан әзерләнгән иде.

Кичәне Татарстан Язучылар берлеге ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә оештырган. Сәхнәгә Берлек рәисе Данил Салихов, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-призеденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина һәм халык язучысы Ренат Харис күтәрелде. Сәхнәдән Дәрдмәндкә һәйкәл кирәклеге һәм ул нәшер иткән матбугатны яңадан бастырып чыгару тәкъдимнәре яңгырады.

Данил Салихов Дәрдмәнд иҗатын өйрәнгән язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Хариска һәм әдәбиятчы галим Лерон Хәмидуллирга рәхмәтләрен җиткерде. «Аяклы энциклопедиябез булган Лирон ага Дәрдмәндебезнең иҗатын зурлаган шушы китапны әзерләп өлгертте. Киләчәктә эшегезне галим улыгыз Булат та дәвам итәр», — дип яңа китапны тәкъдим итте ул.

«Дәрдмәнд озак вакытлар билгесезлектә калганнан соң, күренекле сәясәтче, матбагачы, хәйрияче, ХХ йөз башы милли күтәрелешен матди яктан тәэмин итүче буларак әйләнеп кайтты. Аның шәхесенең, эшчәнлегенең шушы яклары шагыйрьнең әдәбиятка керткән гаять зур өлешен каплап та китә алыр иде. Дәрдмәнд үзенең шигырьләре белән формалашып килүче татар әдәбиятының үсеш юлын билгели», — диде үз чыгышында Дания Заһидуллина.

Видео аша Лирон Хәмидуллин һәм Искәндәр Гыйләҗевлар фикере яңгырады. Искәндәр Гыйләҗев алман галиме Михаил Фридерихның Дәрдмәндне дөньякүләм танылырга лаеклы шагыйрь дип санавын әйтте.

Әдәби-музыкаль кичәдә Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина җырлады. Дәрдмәнд иҗатын һәм аңа багышланган шигырьләрне артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Гүзәл Галиуллина һәм башкалар укыды. Дәрдмәнд иҗатының дәвамчылары буларак, сәхнәгә бүгенге шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Гөлүсә Батталовалар чыкты.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*