tatruen
Баш бит / Бөек Җиңүгә – 75 ел / Дәү бабам-  минем горурлыгым!
Дәү бабам-  минем горурлыгым!

Дәү бабам-  минем горурлыгым!

Бөек Ватан сугышының тынганына быел 70 ел була.  Мин үзем дә, әти-әни дә   сугыш чорын күрмәдек. Бу афәт турында ишетеп кенә беләбез.  Сугыш дип  әйтүгә, күз алдына  җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш  илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егет-җилкенчәкләр, кыз-кыргыннар туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен(!) дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала.

Минем дәү бабам  Хөҗҗәт Гыймранов 1897 елда Мамадыш районының Арташ авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач дәү әбиемне һәм дүрт баласын калдырып  беренче көннәренән үк фронтка китә. Моңа кадәр ике сугышта булуына карамастан, яңадан туган илебезне сакларга керешә. Сталинград янында барган бәрелешкә эләгә. Авыр барган сугышларның берсендә, фашист “Тигр”ларына ут ачканда ул бер аягын өздерә. Бер кулында ике бармагы гына кала. Минем бабам шул чакны да куркып калмый: тагын бер танкны яндыра, һәм, шуннан соң аңын югалта… Аңына килгәндә инде немецча сөйләшкән тавышлар ишетә. Аны үлеләр белән бер каберлеккә аталар. Яңадан аңына килгәннән соң төнлә мәетләр арасыннан шуышып чыга. Күп кан югалтуына карамастан, бар көчен җыеп, үзебезнең сугышчылар ягына шуыша һәм… аны санчастька җибәрәләр.

Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, 1944 елда авылга әйләнеп кайткан. Аның урынына  өлкән улы Миннәхмәт сафка баса-сугыш утына керә. Бу вакытта  Хөҗҗәт бабам Миннәхмәт улы белән ни бары кул бирешеп, хәл-әхвәл генә белешеп кала.

Менә 1945 елның  9 май иртәсе… Радиодан Бөек Ватан сугышы тәмам дип хәбәр салалар. Ә Хөҗҗәт бабабның йортында бу мизгелдә икеләтә шатлык: беренчедән, илне басып алырга теләүчеләр капитуляцияләнсә,  икенче яктан минем бабам Илдус якты дөньяга беренче  авазын сала. Аңа быел Бөек җиңү көнне нәкъ 70 яшь тула. Дәү бабам белән дәү әбием  тормыш юлларына килсәк, картлык көннәренә кадәр Арташ авылында тигез, матур гомер кичерделәр. Күпләргә үрнәк булдылар.

Без ел саен 9 май көнендә Бөек җиңүгә багышлаган зур бәйрәм  парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт хисе уяна. Һәм, ирексездән, дәү бабам каһарман-батырлыклары күз алдыннан сызылып уза, ике күземнән тоташ яшь тамчылары коела. Әйе, әйе, мондый кабатланмас яз һәм сагыш бәйрәмендә синең дә өлешең бар бит газиз бабам минем?! Без- Сезгә мең-мең рәхмәтлебез!!!

Нияз Гыймранов,
Алабуга шәһәре 10 мәктәбенең 7 сыйныф укучысы,
Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналистлар” берләшмәсе әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*