tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дәүләт Советында татар телен укыту мәсьәләләрен яклаучы көчле төркем барлыкка килергә мөмкин”
“Дәүләт Советында татар телен укыту мәсьәләләрен яклаучы көчле төркем барлыкка килергә мөмкин”

“Дәүләт Советында татар телен укыту мәсьәләләрен яклаучы көчле төркем барлыкка килергә мөмкин”

КФУның политология кафедрасы доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Эльмира Авзалова “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында “Бердәм Россия” партиясенең праймеризы нәтиҗәләре нинди үзгәрешләргә китерергә мөмкин икәнлеген фаразлады.

– Праймериз нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

– 26 май көнне безнең республика халкы «Бердәм Россия» партиясеннән киләчәк сайлауларда катнашачак кандидатлар турында карар кабул итте. Алдан тавыш бирүдә 400 меңнән артык татарстанлы катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Праймериз кандидатлары исемлеге – рейтингы төзелде.

Киләчәк сайлауларда катнашачак кандидатларның исемлектәге урыны праймериз нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингка туры киләчәк.

Минемчә, праймеризның төп нәтиҗәләре:

Беренчедән: кешеләр мөһим социаль проблемаларны хәл итү өчен тавыш бирде. Очрашуларда һәм дебатларда иң мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләрне (мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау) күтәргән кандидатлар иң күп тавыш җыйган. Димәк, халык бу проблемаларны хәл итү ысулларын тәкъдим иткән кандидатлар өчен тавыш биргән. Шулай итеп, «Бердәм Россия» партиясе киләчәк сайлауларга актуаль социаль көн тәртибе белән бара.

Икенчедән, «Бердәм Россия» партиясе сайлауларга яңартылып бара.

Татарстан халкы сәяси тәҗрибәсе булмаган яңа кандидатлар өчен дә тавыш бирде.

Мәгълүм булганча, лидерлар – Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагинһәм “Бала-Сити” балалар үзәгенә нигез салган Альбина Насыйрова. 

Праймериз исемлегендә берничә күренекле шәхес тә бар: танылган татар язучысы Ркаил Зәйдулла, Камал театры артисты һәм кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин, “Бөтендөнья татар конгрессы” рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин.

Өченчедән, сайлаучылар ачык диалог өчен тавыш бирде. Нәтиҗәләр буенча очрашуларда һәм дебатларда иң күп катнашкан кандидатлар җиңде.

Шулай ук праймеризда катнашкан министрлар һәм муниципаль районнар башлыклары өчен әлеге сайлау халыкның ышанычын аклау булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикабыз халкы аларның эшен югары бәяли һәм хуплый. Иң югары бәя алган кандидатлар татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту, проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә. Һәм бу өлкәдә эзлекле рәвештә эшләп килә.

– Праймериз Көнбатыштан килгән практика, безнең республика өчен бу уңышлы тәҗрибәме?

– Праймериз, “Бердәм Россия” партиясенең файдалы инициативасы. Алдан тавыш бирү процедурасы активистларны депутатлыкка чыгару, мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге бирә. Партия өчен дә праймеризның уңай яклары күп: иң яхшы кандидатларны сайлап алу, үз сафларына күренекле яңа шәхесләрне җәлеп итү. Праймериз – сәяси лидерлар конкурсы, аның максаты – җәмгыять ышанычын казанган кандидатларны депутатлыкка чыгару.

– Сезнең фикерегезчә, бу процедураны нигә бүтән партияләр дә уздырмый?

– Бу сорауны һәр партия үзе хәл итә. Праймеризны уздыру материаль, техник һәм кадр ресурсларын таләп итә.

– Праймериз нәтиҗәләре буенча шушы кандидатлар Дәүләт Советына узса, нинди үзгәрешләр көтәргә була?

– Чыннан да, Татарстан халкы сәяси тәҗрибәсе булмаган яңа кандидатлар өчен тавыш бирде. Дебатларда күп яшь активистлар катнашты. Әйтеп узганымча, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән праймериз кандидатлары рейтингында югары урында Ркаил Зәйдулла. Күренекле татар язучысы, татар тарихы, теле, мәдәниятенә игътибарлы әдип. Праймериз нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарстанлылар Ркаил Зәйдулла кебек танылган шәхескә ышанычын белдерә.

Шулай ук алдан тавыш бирү рейтингының яшь кандидатлары арасында “Бөтендөнья татар конгрессы” рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин да бар. Ул Татарстанда һәм республикадан читтәге татар яшьләрен берләштерүе һәм координацияләве белән сайлаучыларга таныш. Яшь булуына карамастан, аны татар дөньясында абруйлы, танылган шәхес, күп кенә әһәмиятле вакыйгаларның рухландыручысы итеп сыйфатларга була.

Кандидатларның сәяси тәҗрибәләре булмаса да, алар республикада таныш шәхесләр. Үз тавышларын биреп, татарстанлылар аларга ышаныч белдерә.

Шулай ук бер кызыклы үзенчәлекне билгеләп үтәсе килә: ике кандидат та интернет коммуникацияләрне актив куллана, популяр социаль челтәрләрдә теркәлгән. Күп кенә илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Интернет конкурентлы көрәштә бәхәссез өстенлекләр бирә

Бу кандидатлар Дәүләт советына узса, парламентта татар телен укыту мәсьәләләрен яклаучы көчле төркем барлыкка килергә мөмкин. Милли интеллигенция вәкилләре депутатлыкка узса, алар тел, мәдәният өлкәсендә яңа программалар кабул итү инициативасы белән чыгыш ясар иде.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*