tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре…»
«Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре…»

«Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре…»

Дөньяның төрле илләрендә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар яшьләренең VII Форумында нинди мәсьәләләр каралып, нинди нәтиҗәләр ясалыр соң?

Егетләр үзебезнеке

Татар яшьләренең очрашуы һәм аларның гомуммилли оешмасы барыбыз өчен дә тансык. Татар яшьләре бүген кая таба барса, алар нинди булса, милләтебезне дә нәкъ шундый ук киләчәк көтә.

2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр канаты буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы оешты. Сабиров, Илшат Сәетов, Руслан Айсин кебек егетләр җитәкләгән яшьләр форумы җиңел генә тернәкләнеп китте димәс идем. Шактый четерекле, зур авырлык белән барды бу эш. Инде 12 ел эшләгәч, оешма бар, аның кыйбласы, эш стиле билгеле дияргә мөмкин.

Форум рәисе Тәбрис Яруллин, аның урынбасарлары, бюро әгъзалары, алар башкарган гамәлләр нәкъ бүгенге зыялы татар яшьләренә нинди, шул рәвештә булып күренәләр. Бүгенге милләттәшләребезнең шактый өлеше (күбрәге димәсәм?) гадәттә туган телдә иркен сөйләшми, укымый һәм язмый. Ә «форумчылар» укый да, яза да, сөйләшә дә, интернетта да утыра, анда татарча яки татар турында язмаларны таба, программалар төзи, сәхифәгә язмалар куя, радио-телевидение аша чыгыш ясый. «Чәкчәк пати», «Мин татарча сөйләшәм», «Татар-дозор», «Печән базары» проектларын алып баручы яшьләр төркемен хәзер Казанда күпләр белә. Форум рәисе Тәбрис Яруллин матбугатта, интернетта, телевидениедә милли яшьләр турында килештереп әйтә белә, үзе дә «татар комсомолы» образына туры килеп тора. Айрат Фәйзрахманов, Гөлназ Бәдертдин, Рәдиф Кашапов, Ленария Мөслимова, Гүзәлия Гиниятуллина милли әйдаманнарга ошап торалар.

Яшьләр форумын үткәргәндә мәдәни программа, Казан буйлап экскурсиягә чыгу, пленар утырыш, секцияләр эше яхшы үтәр. Чыгышлар да татар милләте һәм яшьлек ихтыяҗларына тәңгәл булыр. Ә инде мәгънәви якка, эчтәлеккә килгәндә, бу үзеннән-үзе хасил булмый…

Эчтәлек, мәгънә турында ни әйтергә?

Безнең проблемаларның бер өлеше яшьләрнең үзләреннән генә тормый, аларга тәэсир итүче шартлар җәмгыятькә, федераль үзәккә, республика хакимиятенә, муниципаль идарәгә бәйле. Әйтик, БДИның туган телне инкарь итүе, икътисади кризис, эшсезлек, түләүле уку, медицина, мәгълүмат системасының, телевидение, радионың, матбугатның рекламага һәм күңел ачуга борылуы, глобализациянең милли мәдәнияткә басымы, туган телне куллану, милли тарихны өйрәнү эшләре башкарма һәм канун чыгару органнарына бәйле. Ләкин гамәлдә бүген үк үзебез ачыклыйсы, хәл итәсе темалар бик күп.

Иң мөһиме – без үзебез бар, яшьләребез исән! Күңелне кытыклап, дәртләндереп торучы фактор – Татарстанның мөмкинлекләре һәм ярдәме бар. Яшьләр форумын үз канаты астында үстерүче татар конгрессы бар. Республиканы мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, туризм комитеты, масс-медиа системасы, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы һәм аның татар мохитен яктыртучы программалары бар.

Президент Рөстәм Миңнеханов чит илгә, башка төбәккә барса, татарларга күңелен ачып куя, очрашырга вакыт таба. Димәк, җиң сызганып эшләргә, кирәк булса, теманы уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бар. Алшартлар җитәрлек хәзер. Әмма глобализация дә йоклап ятмый, үз тегермәнен каты тарта… Шуңа күрә еш кына чараларның эчтәлеген, төп фикер юнәлешен, милли идеологиянең яшьләр мохитенә ничек үтеп керүен, милли мәсьәләдә яшьләрнең йөрәге ничек типкәнен, авыл-шәһәрләрдә яшәүче егет-кызларның, гаиләдә үсеп килүче балаларның ниләр теләгәнен сизәргә кирәк безгә. Эшләр ничек бара соң, егетләр, кызлар? Алга китешме? Артка чигенешме?

Манкортлашу зәхмәте

Тарихка күз салыйк. Кайда, кайчан җиңел булган ул милли рухның тернәкләндереп, халыкның рухын үстерү? Әйтерсең Тукай заманында патша хакимияте милли мәктәпләр ачкан да, татарлар өчен милли мәдәният үстергән!?

Һәр кеше, һәр гаилә милләт мәсьәләсен, ата-бабалар гореф-гадәтен саклауны үзе хәл итә. Хәзерге шартларда да күп бала үстергән, яхшы тәрбия биргән, укып, эшләп зур уңышка ирешкән кардәшләребез шактый. Кемнәр алар? Зурлыйбызмы, күрсәтәбезме андый затларны, кирәк булганда яклыйбызмы? Хәтта татар яшьләре форумы үзе күтәргән мәсьәләләр буенча язмаларның интернетта берничә дистә кеше генә укыганын күрәм. Кайда безнең халык, кая киткән яшьләр? Алар шул ук интернетта утыра дип санала. Татар сайтларын, милли басмаларның электрон төрдәгесен кемнәр карый? Ә бит милләт мәсьәләсе, татар мәдәнияте, мәгърифәте тикшерелгәндә мәгълүмат кулланучылар йөз меңләгән булырга тиеш! Татар сайтларына даими керүчеләр 1-2 мең генә булуы аптырата. Татар мәктәпләрен, сыйныфларын соңгы 20 елда тәмамлаучылар йөз меңнәрчә булырга тиеш бит! Татар филологиясе, журналистикасы буенча диплом алганнар, гуманитар тармакта эшләүчеләр аз түгел. «Сәләт» җәйләвенә хәзер 3-5 мең бала җыела. Татарстандагы студентлар саны 100 меңгә якынлаша. Аларны иң кимендә – яртысы татар яшьләре. Кая киткән алар?

Әйтик, күптән түгел интернет аша Россия акча купюраларында кайбер тарихи ядкәрләр рәсемен урнаштыру буенча тавыш бирү булды. «Виртуаль» татар оешмалары үзләренең көчен менә шундый мизгелдә күрсәтә ала. Урамдагы митингка 10 мең кеше чакырып китерә алмасаң, ичмасам интернетта 50 мең кешене аякка бастыру әлләни кыен эш түгел. Әнә чеченнар интернет конкурсларында бер атнада ярты миллион тавыш җыя. Әмма бу юлы мин оялып-кызарып яшәдем. Чөнки 200 сумлык акчага Кол Шәриф мәчетен яки Казан университеты бинасын сурәтләү өчен нибары 5000 тавыш бирелгән иде. Милләтне, Татарстанны киптереп коймага элсәләр дә, искә алучы сирәк булыр дигән ачы уй сискәндереп китә…

Яшьләр оешмасы ничек эшләргә тиеш?

Әлбәттә, бүгенге татар яшьләренең җыенын узган гасырдагы комсомол ячейкалары, райкомнары белән чагыштыра алмыйбыз. Алар бит оешманың һәр әгъзасын эшләгән, яшәгән урында хисапка куеп, ай саен взнос акчасы җыеп, һәр егет-кызның кайда ничек укуы, эшләве белән кызыксынып торды. Хәтта зур төзелешләр, КамАЗ, Байкал-Амур юллары, чирәм җирләрне күтәрү алар кулы белән башкарылды. Яшьләр тормышта, эш урыннарында, күзгә ташланырлык гамәлләргә тартылды. Чирәм җирне күтәргәндә, тимер юллар, зур заводлар корганда удар төзелешләрдә яшьләр кайнашты. Ерак китәсе түгел, КамАЗ, Түбән Кама төзелешләренә яшьләр бөтен илдән җыелган иде. Әле «Ак Барс» банкы урнашкан «Яшьләр үзәге» кунакханәсен республика комсомоллары шимбә өмәләрендә төзеде дисәм, уңайсыз яңгырармы икән? Халыкара «Идел» лагерына да яшьләр көче керде…

Хәзер яшьләр оешмаларына алай ук киң колачлы фронт бирмиләр бугай. Күпләр үзләре дә андый «камыт» кияргә ашыкмас, булдыра алмас мөгаен. Оялчан, акыллы, сакчыл булу җайлырак. Бирсәләр – аласың. Кушсалар – эшлисең. Ә болай үзеңчә ял итәсең, күңел ачасың да, вәссәләм, шулаймы?

Меңнәрчә, йөз меңнәрчә егет-кызны әйдәү өчен аларны борчыган мәсьәләләрне читтә калдыра алмыйсың. «Кара» эшкә, социаль мәсьләләргә, эшсезлеккә, акча табуга, яшьләрнең торак шартларына кул тидермәсәң, «яшьләр юлбашчысы» урынына катыргы сын гына калырга мөмкин.

Фикерем шул: һәр авылда, шәһәр һәм районда, һәр уку йортында татар үзәге, яшьләр клубы булса, шул оешмалар кайвакыт уртак җепкә тезелеп, яшьләр форумына оешсалар, милли эшләр күңеллерәк барыр иде, мөгаен.

Тормыш үзе тупланырга, дуслар эзләргә мәҗбүр итә. Хезмәт шартлары, укырга керү, укып чыкканнан соң эшкә урнашу, карьера ясау кемне генә борчымасын инде. Кая гына барсаң да үз кардәшең, якташың очраса, татар кешеләренең ягымлы карашын сизсәң, никадәр рәхәт булуы хәтеремдә.

Мәдәният һәм мәгълүмат «резервациясе» кирәкме?

«Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән…» Га
бдулла Тукайның «Татар яшьләре» шигырендә милли егет-кызларыбызга бик зур өметләр баглана. Алар аерым бер кавем кебек кабул ителә. Мин дә яшьләргә могҗизага караган кебек карыйм, алардан хикмәт-табышлар көтәм.

Милли яшьләргә аралашу мәйданчыгы, мәгълүмат кыры бармы соң? Социаль челтәрләрдә, аерым сәхифәләрдә татарча яки татарлар турында хәбәр тарату, фикер алмашу күренгәли. Гадәти тормышта аралашу нинди телдә бара? Нинди темаларга, нинди юнәлешләр буенча? Яшьләр өчен «Татар мәдәнияты утравы» яки «Милли мәгълүмат резервациясе» кебек фантастик проектлар турында уйларга вакыт түгелме?

«Яңа гасыр» каналының «Яшьләр тукталышы» тапшыруы 100 процентка камил булмаса да, мин аның булуына бик шатланам. Татарстанда яшьләр газеталары да чыксын иде. Дөрес, «Татарстан яшьләре» хәзерге заман өчен ярыйсы гына тираж белән чыга. Ләкин аны өлкәннәр үзләре аңлаган рәвешчә чыгаралар… Кәгазь матбугатның башын интернет ашый дигән гыйбарәгә ышанмыйм. Чөнки мәгънәсез, кызыксыз эчтәлекне теләсә нинди «савытка» салсаң да кулланмыйлар. Интернет газетны алыштырмый ул. Әнә «Комсомольская правда» чыга, «Московский комсомолец», «Комсомолец Каспия» чыга. Башкортстан татар яшьләренең «Өмет» газетасы 15-17 мең әбүнәчене саклап килә һәм республикадагы иң зур, иң уңышлы басмаларның берсе дип санала. Ә нигә бездә яшьләр газетасы чыкмаска тиеш? Журналлар хәтсез чыга ич!

Әмма журнал гәзитне алыштырмый, аның үз урыны бар. Бәлки оператив мәгълүмат  интернет аша диярсез. Бәлки… Күрсәтегез яшьләр татарча даими аралаша торган интернет сәхифәләрен! Данил Сәфәровның matbugat.ru порталы, intertat.ru электрон газетасы, «Татар-информ» агентлыгының татарча варианты яшен-картын бергә туплап 1-2 мең укучы таба. Ләкин кая соң интернетта татар яшьләре мәйданы? Егет кызларыбызга үзләренчә сайрашу, күңел ачу, танышу, тормыш турында киңәшү бармы?

Республика мәнфәгатьләрен яклаучы «Молодежь Татарстана» газетасы гомумән вафат булды. Аңларга кирәк: яшьләр матбугаты өлкәннәр басмалары өчен укучылар, әбүнәчеләр, журналистлар әзерли. Аны интернетка каршы куярга ярамый. Мәгънәле һәм заманча контент булса, фикер булса, ул интернетта да, газета битендә дә, радио-телевидениедә дә игътибарны җәлеп итә. Татар интернетына күбрәк игътибар кирәк. Санлы (digital) технология, видеороликлар, клиплар гадәттә аерым энтузиастлар кулы белән эшләнә.

Дәүләт программаларында андый «вак-төяккә» урын калмый диярлек. Видеоклиплар, интернет уеннары шәхси инициативага таяна. Ә газет-журнал укучысын, интернет, телевизор караучысын, радио тыңлаучысын каян аласың? Минемчә, яшьләрне күтәрү, аларда мәгълүматка, мәдәниятка ихтыяҗ тәрбияләү милли оешманың да, милли үсеш белән шөгыльләнүчеләрнең дә иң зур бурычы.

Эшкуарлык, дин, югары һәм урта мәктәпләр мохитендә татар яшьләре нәрсә тели? Авыл хуҗалыгында, бушап калган авылларда, маңкортлашкан зур шәһәрләрдә татар яшьләре ничек сулыш ала? Минемчә, яшьләр үзләре дә авыз ачып карап торырга тиеш түгел. Кем сиңа аяк чала? Авырткан җирең булса, әйт, тәкъдимең булса керт. Бөтендөнья  күләмендәге форум булгач, шул ук галәм дәрәҗәсендәге фикерләр, тәкъдимнәр кирәктер. Әмма иң кирәклесе – конкрет эшләр, үзебезнең тормыш хәлләре. Менә иң гади сораулар.

Татар яшьләренең V–VI форумнарының материаллары, карарлары сезгә танышмы? Аларның үтәлеше турында хисап яки белешмә  бармы? «Яңа гасыр» телеканалын карыйсызмы? «Халкым минем» газетасын укыйсызмы? Татар конгрессы Башкарма комитетының tatar-congress.org интернет сайтын, «Дөнья» видеостудиясе язмаларын караганыгыз бармы? Бөтендөнья татар яшьләре форумы башка милли оешмалардан нинди сыйфатлары белән аерыла? Сезнең төбәктә милли мәдәният учаклары, китап кибетләре, милли сыйныфлар бармы? Татар милли оешмасы бармы? Татар яшьләре  җыелышларында нинди мәсьәләләр тикшерелә? Алар нинди очракларда очраша яки җыела? Эшкә урнашу, хезмәт шартлары, һөнәри осталыкны арттыру, карьера турында яшьләр оешмасында яки милли-мәдәни оешмагызда сүз күтәрелгәне бармы? Татар халкының  милли үзаңын саклау, ныгыту өчен дәүләт программасы ничек үтәлә? Сез яшәгән төбәктә татар мәдәнияты, туган тел  кулланышы яшьләрегезне кызыксындырамы? Үзегез яки якыннарыгыз татар сыйныфында яки мәктәбендә укыдымы? Соңгы вакытта нинди китаплар укыдыгыз? Нинди спектакльләр карадыгыз? Нинди шагыйрьләрне, прозаикларны яратасыз? Үзегез җыелгач, нинди җырлар башкарасыз? Нинди спектакльләр карыйсыз? Нинди концертлар сезгә кызык? Милли тарихны беләсезме? Сезнең егет-кызларның нинди кумирлары бар? Кияүгә чыгарга татар кызлары кемнәрне сайлар иде? Әйбәт кияү, яхшы кәләш нинди була? Милли гаилә кору өчен нинди шартлар кирәк? Катнаш гаиләләрне арттырмас өчен, яшьләр оешмасы ниләр эшли ала?

Сорауларның, ачыкланмаган мәсьәләләрнең иге-чиге юк. Ләкин безнең үзебездән башка аларны беркем дә бирмәячәк тә, җаваплар да эзләмәячәк.

Римзил ВӘЛИЕВ.
ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбе укучысы,
Башкортстан республикасы яшьләренең «Ленинец» газетасының җаваплы сәркатибе,
«Комсомольская правда» газетының Идел буендагы үз хәбәрчесе,
«Идел» журналының беренче баш мөхәррире.

“Халкым минем” газетасы, июль 2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*