tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дилә Булгакова иҗат кичәсенә чакыра
Дилә Булгакова иҗат кичәсенә чакыра

Дилә Булгакова иҗат кичәсенә чакыра

20 октябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында билгеле шагыйрә, язучы Дилә Булгакованың “Җыр өзелми, моң туктамый” дигән иҗат кичәсе узачак. Бәйрәм чарасы әдибәнең 80 яшьлек юбилеена багышлана.

Иҗат юлы чагыштырмача кыска гына булса да (аның төп һөнәре – шәфкать туташы), шул дәвердә бихисап әсәрләр, шигъри шәлкемнәр, поэма һәм җырлар туган. Аның иҗат җимешләре бик күп артистларга иҗади талпыныш бирә, тамашачыларга матурлык һәм кабатланмас илһам мизгелләре бүләк итә.

Сөекле шагыйрәбезне котларга бик күп хөрмәтле кунаклар җыела: Казаннан Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Асаев, Италиядән билгеле җырчы Рәфис Хөснетдинов, Башкортстаныбыз йолдызлары Идрис Газиев, Җәмил Әбделманов, Илһам Вәлиев, Радик Динәхмәтов, Азамат Тимеров, Флүр Әбдиев, “Сәхибҗамал” җыр ансамбле. Әдибәнең бәйрәмен иҗатташ һәм каләмдәш дус-ишләре, Язучылар берлеге идәрәсе, төрле театр коллективлары да уртаклашачак. “Нур” театры артистлары башкаруында аның шигырь һәм хикәяләреннән өзекләр яңгыраячак.

Төрле өлкәләрдә эшләп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Дилә ханым соңгы елларда тормышын да, иҗат юлын да дин белән үреп алып бара. Бу тема Дилә Булгакованың әсәрләрендә дә рухи кыйбла буларак кызыл җеп булып сузыла. Шуңа да “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең чыгышы хөрмәтле мөслимәбезнең бәйрәм чарасын тагын да бизәп җибәрер.

http://kiziltan.ru/ku

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*