tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Димчеләр, яучылар” Азнакайда (фоторепортаж)
“Димчеләр, яучылар” Азнакайда (фоторепортаж)

“Димчеләр, яучылар” Азнакайда (фоторепортаж)

10 декабрьдә Татарстанның Азнакайда «Димчеләр, яучылар» чарасы үтте. Аны үткәрүдә районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы башлап йөрде.

Чакырылган кунаклар өчен бай эчтәлекле программа төзелгән иде. Ул Азнакай шәһәре 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә Г.Тукай һәйкәлен ачы тантанасы белән ачылып китте. Чарага катнашучылар 5 төркемгә бүленеп Азнакайда алып барылган күркәм эшләр үрнәкләре белән танышачак. Программада шулай ук  1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Милли ашлар» темасына ачык дәрес карау, «Югалган авыллар» фильмын карау, «Пар канатлар» клубы эшчәнлеге белән танышу, Азнакайның Ак мәчетендә никахлашу һәм исем кушу йолаларын кару, Мәнәвез авылы Рәсыйха чишмәсендә «Каз өмәсе» йоласын карау кебек күп санлы кызыклы 1әм эчтәлекле чаралар үтте. Соңыннан чарага катнашучыларның пленар утырышта  фикер алыштылар.

Чара эшендә Азнакай районы җитәкчесе Марсель Шәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Сочи, Омски, Башкортстаннан татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчеләре катнашты.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*