tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград “Ак калфаг”ының матур чарасы
Димитровград “Ак калфаг”ының матур чарасы

Димитровград “Ак калфаг”ының матур чарасы

27 нче январьда Димитровград хатын – кызларының “Ак калфак” оешмасы “Халкым минем” дип исемләнгән бик матур чара үткәрде. Әлеге чарага Ульяновск шәһәренең ак калфаклылары да катнаштылар.

Оешма җитәкчесе Савия ханым Аблязова, Димитровград шәһәрендә яшәп мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, хөкүмәт оешмаларында эшләп уңышларга ирешкән ханымнар, эшмәкәрләр белән таныштырды. Ә алар үзләренең талантларын, хезмәт җимешләрен залда утыручы күп санлы кунакларга тәкъдим иттеләр.

Бергәләшеп сәхнәдә күрсәтелгән милли киемнәрне, биюләрне карау, җырлар тыңлау, татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган викторинаны үзенчәлекле итеп чишү барлык ханымнарга да һуш килде. Бәйрәм барыбызда да онытылмаслык хисләр калдырды һәм гадәт буенча “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*