tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгын бәйрәм итте.
Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгын бәйрәм итте.

Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгын бәйрәм итте.

1 декабрь көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгын зурлап билгеләп уздылар.  Ульяновск өлкәсе милләтебезгә бөек шәхесләр биргән төбәк. Монда туган телебез, милли гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез сакланып калган. 15 меңнән артык татар халкы яшәгән Димитровград шәһәрендә 2003 елда III Федераль Сабантуй булып узган иде. 2004нче елда ачылган Г.Тукай исемендәге 22нче мәктәп мөгалимнәре һәм укучыларының мәгърифәт өлкәсендәге уңышлары белән татар дөньясында үзенең лаеклы урынын алып тора. Татарча көрәш буенча да мактанырлык уңышлары бар, татар ансамбльләре иҗат итә.  Гомумән, шәһәрдә миллилекне саклау, киләчәккә тапшыру өчен шактый саллы эшләр башкарыла.

Егерме еллык бәйрәмнәре белән Бөтендөнья татар конгрессының милли шурасы  исеменнән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров котлады. Башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде, активистларга конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу чарада Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та катнашты. Бәйрәмгә җыелган халык алдында чыгыш ясап, өлкәнең хөкүмәт бүләкләрен дә тапшырды.

“Восток” мәдәният сараена җыелган халык игътибарына еллар дәвамында башкарылган матур эшләрен чагылдырган күргәзмә эшләде. Тамаша залына җыелган милләттәшләребезне “Казан” бию ансамбле артистлары, Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу–Фәридә дуэты һәм башка иҗатчылар сәламләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*