tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар
Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар

Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә танылган язучы, рәссам, Халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аның исеме татар әдәбиятын сөючеләргә яхшы таныш. Ул 14 яшендә уңышсыз операциядән соң, урын өстендә кала, аяк-куллары хәрәкәтләнми. Лэкин язмыш сынавы алдында баш имичә, авызына теш арасына карандаш кыстырып шигырьләр яза башлый. Соңрак ул шул хәлдә рәсемнәр дә ясый башлый.

Хәзерге вакытта аның 30 га якын эше саклана. Гомер дәверендә Гакыйль Сәгыйровның  Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендә унга якын китабы чыкты. 1974 нче елда Татарстан язучылар берлегенә әгьза итеп кабул ителгән шагыйрь, узенең шундый авыр халәттә булуына да карамастан, һәр төрле очрашуларга йөри, әдәби кичәләрдә катнаша иде.

Бүгенге кичәдә чыгыш ясаучылар да аның тормышны һәм кешеләрне яратуын билгеләп үттеләр, шигырьләрен укыдылар. Бу көнне мәдәният йорты фойесында Гакыйль аганың шәхси әйберләреннән торган күргәзмә дә оештырылды. Анда аның уникаль кульязмалары, рәсемнәре, теш арасына кыстырып язган карандашы да куелган иде.

Оештыручылар Гакыйль аганы соңгы көненә кадәр тәрбияләп торган энесе Наил абый Сәгыйровка, аның хатыны Халидә апага рәхмәт сүзләрен әйтеп бүләкләр тапшырдылар. «Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хислэр кала өстәлеп…» дип аталган кичәдә шагыйрь сүзләренә язылган жырлар яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*