tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградта көрәш буенча иң зур турнирларның берсе узачак
Димитровградта көрәш буенча иң зур турнирларның берсе узачак

Димитровградта көрәш буенча иң зур турнирларның берсе узачак

Бүген Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры узачак. Анда 100дән артык спортчыдан торган 18 команда катнашачак. Турнир Россия һәм дөнья чемпионатлары белән бергә көрәш буенча биш “мастер” ярышлар исәбенә керә. Анда җиңүчеләр Россия спорт мастеры исеме ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдәҗиткерелә.

Димитровградта уза торган турнир 20 елга якын тарихка ия, ә соңгы елларда бөтенроссия “мастер” статусына ия булды, – диде Россия Көрәш федерациясе башкаручы директоры Булат Хәбибрахманов. – Бу Идел буе шәһәрләрендә иң зур турнирларның берсе – ул яшь көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү һәм яңа дәрәҗәгә чыгу өчен яхшы мөмкинлек”.

“Нейтрон” спорт комплексында ир-атлар һәм үсмерләр арасында барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак.

21 апрельдә 12.00 сәгатьтә ярышларны ачу тантанасы узачак. Анда Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равиль Ногуманов, Ульяновск өлкәсе Спорт министры Владимир Лазарев һәм Димитровград башлыгы Алексей Кошаев катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*