tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гыйлем — пәйгамбәрләр мирасы
Дини гыйлем — пәйгамбәрләр мирасы

Дини гыйлем — пәйгамбәрләр мирасы

Республикабызда 1000гә якын дин кардәшләребез дини гыйлем ала. Дәресләр республиканың төрле шәһәр-районнарында оештырылган. Мөселманнар гарәп графикасын, Коръән укырга, Ислам дине нигезләренә өйрәнәләр. Белем алырга теләүчеләргә уңайлы булсын өчен, дәресләрне төрле төркемнәргә бүлеп, атна дәвамында оештыралар. Шәкертләр үзләренә уңайлы вакытны сайлый ала. Укучыларның күбесе, бу 500дән артык кеше, Ижау мәчетләрендә укый.

Иң элек мин шәһәребезнең Үзәк мәчетендә булдым. Монда барлыгы 15кә якын төркемдә 200дән артык дин кардәшләребез белем ала. Әлфия Хәлидова дәресләренә белемнәре инде шактый тирән булган ханымнар йөри.
Һәр шәкертенә аерым караш аның. Ялгышларын да төзәтә, кат-кат тәфсилләп аңлатырга да иренми. Остаз әлеге төркем белән атнага бер тапкыр, җомга көннәрендә шөгыльләнә. Дәресләргә якынча 15 кеше йөри. “Без нигездә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнәбез, тәфсир кылабыз. Аннан хәдисләрне карыйбыз, фикхларны (шәригать кануннары) өйрәнәбез. Кагыйдәләрне, хәрефләрне онытмас өчен, гарәп графикасы белән күп итеп Коръән аятьләрен язабыз”, — ди Әлфия ханым.

Аның дәресләренә йөрүче Кадрия Зарипова инде тугызынчы елын дини гыйлем ала. Моңа кадәр Ижау Җәмигъ мәчетендә гарәп телен өйрәнгән. “Дингә мин үземнең онык­ларны да тартам, алар да Җәмигъ мәчетенә укырга йөриләр. Алар белән бергә кичтән догалар укыйм. Яныма басып, намаз укыйлар, Аллаһка шөкер”, — ди Кадрия ханым. Сүзгә милләттәшебез Әлфия Мөхәммәтшина да кушылды: “Мәчеткә йөри башлагач, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышандык. Аның әйткәннәрен үтәп, тыйганыннан тыелып яшәргә тырышабыз. Менә укырга килгәнче бер хәрефне дә белми идек, Аллаһка шөкер, хәзер өйрәндек. Коръәнне укыйбыз. Дөрес, әле хаталарыбыз бар. Аллаһы Тәгалә безгә Үзе ярдәм бирсен, хата-кимчелекләребезне төзәтергә насыйп итсен”.

Тагын берничә төркемне яшь укытучы — Эльза Вәлиуллина җитәкли. Аның дәресләренә 100гә якын хатын-кыз йөри. Ислам нигезләрен, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) тормыш юлын өйрәнәләр. Яшьләренә һәм дини гыйлемнәренә карап мөгаллимә укучыларын берничә төркемгә бүлгән. Әлфия Хәлидова кебек, Эльза ханым да һәр укучысына игътибарлы, һәркайсына тирән белем бирү өчен тырыша. Тәҗрибәсе зур: 13 елдан артык укыта. Укыту дәверендә нинди үзгәрешләр барлыкка килүе белән кызыксындым. “Белем бирү методикаларына килгәндә, ниндидер үзгәрешләр юк. Ә менә укучыларыма динне, аның асылын аңлату алымнарын заман үзгәргән саен үзгәрә. Дәресләргә бит өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә, башка милләт кызлары да күп киләләр. Халыкка динне дөрес итеп җиткерергә кирәк. Һәм моны тиз генә генә эшләп булмый. Җайлап кына, ашыкмый аңлатырга, өйрәтергә кирәк”, — диде ул.

Укучыларның дингә килү сәбәпләре дә төрле. “Аллаһка шөкер, 5 ел намаз укыйм инде. Дингә килүемнең сәбәбе: минем үз күзләрем белән күреп, аңлап, Коръәнне укыйсым килде. Күп нәрсәләрне белми идем, Эльза бик яхшы аңлата, сорауларга җавап бирә. Үзем белгәнне киленнәремә, балаларыма да өйрәтәсем килә. Менә, Аллаһка шөкер, оныгым да мәчеткә йөри башлады”, — дип сөйләде Нәзилә Гыймаева.
Ижауның Җәмигъ мәчетендә 300 дән артык шәкерт дини гыйлем алалар. Биредә дин сабаклары 90нчы елларда ук оештырыла. Шунысы сөендерә: бүгенге көнгә кадәр дәресләрнең туктаганы юк. Шәригатебез кануннары белән беррәттән гарәп графикасына өйрәтәләр.

Ир-атлар өчен дә берничә төркем оештырылган. Төркемдә дәресләрне Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов алып бара. Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвамында бара. “Быел инде, Аллаһка шөкер, 10 кешедән торган төркем җыелды. Соңгы ике елда яңа төркем җыя алмаган идем. Дәресләргә йөрүчеләрнең күбесе узган елларда татар теле курсларына йөргәннәр иде. Кайсының гарәп графикасына өйрәнәсе килә, шуларның исемлеккә теркәп бардым. Шуңа күрә шәкертләрне еллар буе җыйдым дип әйтсәм дә була. Гарәп графикасына үзем нинди китап буенча өйрәндем, шуның буенча укытам”, — диде ул. “Аллаһка шөкер, җәмәгать белән дәресләргә йөрибез. Гарәп телен өйрәнергә теләгебез бик зур. Чөнки Коръән гарәп телендә. Аны дөрес, матур итеп уку өчен безгә гарәпчәне камил белергә кирәк. Дәресләр бик ошый, вакытыбыз да файдалы уза”, — дип сөйләде дәресләргә йөрүче Раил Мөсифуллин.

Аллаһ каршында иң хәерле гыйлем — Коръән һәм Ислам дине белән бәйле булган гыйлемнәр. Чөнки алар адәм баласын гөнаһлардан саклый, иманын күтәрә, әхлагын яхшырта, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртә. Кеше ул гыйлемнәр аркылы Аллаһның барлыгын, бөеклеген таный. Аллаһка шөкер, соңгы елларда республика буенча дини гыйлем алучыларның саны артканнан-арта бара. Бу Удмуртия Диния нәзарәтенең, районнарда һәм шәһәрләрдәге мәхәлләләрнең бердәм эшен исбатлый. Киләчәктә дини гыйлем алучылар санының артуын Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!

Эльвира Хуҗина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*