tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды
«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

16 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә май аенда узачак «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына кагылышлы сораулар каралды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Координацион Совет рәисе, РИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Координацион Совет рәисенең урынбасары, “ГЭКСАР” заводының генераль директоры Эдуард Ганиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Рушан хәзрәт Аббясов, Мөкәтдәс хәзрәт Бибарсов, Мансур хәзрәт Хайбулов, Талип хәзрәт Яруллин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Мөхәммәд хәзрәт Таҗетдинов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*