tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды
«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

14 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә июнь аенда узачак «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына кагылышлы сораулар каралды. Алар арасында: Ислам һәм татар дөньясы, татарларда дини йолалар, татар халкында дин һәм милли үзаң, мәктәпләрдә дин укыту һәм яулык кию мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүләр узды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Координацион Совет рәисе, РИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Координацион Совет рәисенең урынбасары, “ГЭКСАР” заводының генераль директоры Эдуард Ганиев, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Гатауллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Нәфигулла хәзрәт Аширов, Талип хәзрәт Яруллин, Ренат хәзрәт Абянов, Мөкәддәс хәзрәт Бибарсов, Мансур хәзрәт Хайбулов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*