tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дини оешмаларда татар теленең кулланышы” бәхәс  мәйданчыгында туган телне яклаучылар җыелды
“Дини оешмаларда татар теленең кулланышы” бәхәс  мәйданчыгында туган телне яклаучылар җыелды

“Дини оешмаларда татар теленең кулланышы” бәхәс  мәйданчыгында туган телне яклаучылар җыелды

X Бөтенроссия дин әһелләре форумының беренче көнендә оштырылган дискуссия мәйдәнчыклары арасында  мәчетләрдә татар теленең кулланышын тикшерү  иң четрекле һәм  актуаль мәсьәләләрнең берсе булгандыр. Чөнки ислам динендә мөселманнарны аларның милләтенә, теленә карап бүлеп карамыйлар, дога һәм намазлар корьән иңгән гарәп телендә укыла. Мәчетләрдә вәгазьләр шул төбәктә яки шәһәрдә яшәгән күпчелек халык  яки гомумдәүләт телендә  сөйләнә. Татарлар азчылыкны тәшкил иткән шәһәр-авылларда гына түгел, хәтта татарлар күптәннән укмашып яшәгән һәм күпчелектә булган мәхәллләләрдә дә рус теле ешрак кулланыла башлый. Чөнки мәчеткә төрле милләт вәкилләре килә, Кавказдан һәм Урта Азиядән килүчеләрнең дә дә татар телен белмәвен исәпкә алырга туры килә. Туган телен белмәүче татарларның да ишәя бара.

Ләкин күп еллар дәвамында бүгенге Россия төбәкләрендә һәм әлбәттә Татарстанда мәчет-мәдрәсәләрнең рәсми һәм хакыйкый теленең татар теле булуы мәгълүм. Бер гасырдан артык Россиядә дини әдәбият һәм мөселман җыеннары татарча гамәлгә куелды. Гомумән, дин һәм әхлак турында туган телдә сөйләшмәсәң, традицион ислам һәм татар мохитен дә, иманны күңелгә сеңдерү дә күлдына килә алмый. Татарстан Диния нәзәратының һәм мөфти Камил Сәмигуллинның республикада вәгазь-фәтваларны татар телендә башкару турындагы карары милли тормыш өчен зур вакыйга булды. Бу таләпне үтәү өчен имамнар үзләре татарча белегә тиеш, мәчеткә йөрүчеләрнең туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәте кирәк. Аллага шөкер, бу хәрәкәт башланды һәм ул торган саен күбрәк яклаучылар таба.

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия форумының “Дини оешмаларда татар теленең кулланышы” дискуссион мәйданчыгы моны ачык күрсәтте. Бирегә мәчетләрдә, дини курсларда татар телен укытучылар, кулланучылар килгән иде. Казан федераль университетының филология фәннәрен өйрәнү бинасындагы зур залга килүчеләр саны чагышырмача зур булмаса да, бу мәйданчыкта катнашучыларның сыйфаты һәм фәнни-методик әзерлеге шактый югары иде.

Сөйләшүнең модераторы Татарстан Республикасы мөселманнары идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин чыгыш ясаучыларга үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм актуаль мәсьәләләргә җентекләп тукталырга мөмкинлек бирде.  Самара өлкәсе мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте имамы, фәлсәфә фәннәре докторы Рамиль Беляев, шулай ук Иркутски, Төмән өлкәләре, Удмуртия вәкилләре  үз чыгышларында мәчет татар телен өйрәнү һәм куллану мөмкинлеген расладылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Себер татарларының да татар теленә уңай карашы турында чыгыш яңгырады.

Кайбер төбәкләрдә вәгазьләрне татарчага тәрҗемә итеп кабатлыйлар яки башта берничә минут татарча кереш сүз әйтелә, икенчеләрендә туган тел өйрәнү курслары ачканнар, өченчеләре мәчеткә өйрүче төрки халык вәкилләренең татарча чыгышларга уңай мөнәсәбәтенә таяналар.

Иң кызыклы һәм гыйбрәтле чыгышны Финляндия татарлары вәкиле Рамил Беляев ясады. Аның һәм Белорусся, Үзбәкстан вәкиленең катнашуы форумның халыкара статусын күтәрә. Финляндия татарлары җәмгыяте менә 109 ел инде барлык дини чараларларны, җәйге һәм кышкы мөселман курсларын татарча үткәрә, биредә латин хәрефле китаплар, дәреслекләр бастырыла. Анда да фин яки инглиз теле аша вәгазь-фәтвә тыңлаучыларны арттырып булыр иде. Ләкин татар телен саклау һәм куллану традициясе өстенлек итә. Татар теле ярдәмендә ислам динен, мөселманлык ярдәмендә татар телен өйрәнү һәм куллану мөмкинлеге раслана. Финляндия хөкүмәте бу илнең фин милләтле мөсеманннары өчен фин телендә алты томлы дәреслек чыгарган. Рамил хәзрәт Беляев бу “Сәләм – исламга сукмак” дигән бу китапны татар теленә тәрҗемә итеп, латин имласында бастырган. Хәзер бу мәгънәле татар җәмгыяте балаларын укытуда кулланыла икән.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин барлык чыгышларга йомгак ясап, РФ өлкәләрендәге мәчетләрдә атнасына иң кимендә ике тапкыр татарча вәгазь сөйләнсә, һәркайда  туган телне өйрәнү оештырылса, мөселман татарлар үзара  үз телдәрендә аралашса, милләтебез һәм туган телебез һәм мөселман дине кыйммәтләре бер-берсенә таяныч булачагын әйтте. Ул форумның пленар өлешендә бу дискуссия мәйданчыгының уртак фикерләрен барлык катнашучыларга да җиткерергә сүз бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*