tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини укулар башлана
Дини укулар башлана

Дини укулар башлана

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте (РДУМ) ислам нигезләрен өйрәнү буенча группалар (төрле яшьтәгеләр өчен) җыю турында игълан итә.

Уку-укыту программасында Коръән уку, тәҗвид, гакыйдә, фикh (намаз, ураза, зәкят, хаҗ) кагыйдәләрен, хәдисләр өйрәнү каралган. Курсларны тәмамлаганнан соң таныклык бирелә. Шәкертләрнең Россия ислам уку йортларында белем алуны дәвам итү мөмкинлеге дә бар.

Yзәк Җәмигъ мәчет (пер. Банный, 1):

Имам-хатыйб Сафин Рөстәм хәзрәт, шимбә-якшәмбе көннәрендә, 16.00-18.00, тел.: 8-917-621-74-24.

Мөгаллимә Гафарова Глинат ханым, шимбә-якшәмбе көннәрендә, 09.00-12.00 hәм 12.00-15.00, тел.: 8-999-769-01-05.

Мөгаллимә Мөлекова Асия ханым, беренче җыелыш 7 сентябрьдә 9 сәгатьтә була, укулар 5 октябрьдә башлана, тел.: 8-927-819-38-69.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете (Дзержинский ур., 20А):

Имам-хатыйб Фаткуллов Рәсүл хәзрәт, чәршәмбе (18.00) hәм якшәмбе (15.30) көннәрендә, ислам нигезләре hәм татар теле буенча дәресләр, тел.: 8-927-270-09-82.

Тарихи мәчет (Федерация ур., 35):

Мөгаллимә Алеева Гөлнара ханым, татар теле буенча дәресләр, тел.: 8-917-633-34-70.

«Ак мәчет» (Р.Люксембург ур., 33Б):

Имам-хатыйб Сәйфуллин Юныс хәзрәт, дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә (18.00-19.50), пәнҗешәмбе көнне (18.00-22.00), татар hәм гарәп теле, ислам нигезләре буенча дәресләр, тел.: 8-927-808-50-58.

Инзенская урамындагы мәчет (2-й пер., Инзенский, 12):

Мөгаллимә Алеева Гөлнара ханым, татар теле буенча дәресләр, тел.: 8-917-633-34-70.

Дәресләр (гомуми җыелыш) 1 сентябрь көнне 17 сәгатьтә башлана.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*