tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния назәрәтенең “Зәкәт” фонды 250гә якын мохтаҗны ифтар мәҗлесенә җыйды
Диния назәрәтенең “Зәкәт” фонды 250гә якын мохтаҗны ифтар мәҗлесенә җыйды

Диния назәрәтенең “Зәкәт” фонды 250гә якын мохтаҗны ифтар мәҗлесенә җыйды

«Туган Авылым» комплексында Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды 250 мохтаҗ бала өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Ифтарда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
“Көн саен безнең карамакта булган мохтаҗларыбыз төрле кафеларга, мәйданнарга ифтарларга йөри, без аларны урнаштырырга тырышабыз. Бүген инде безнең иң зур ифтар”, – диде “Зәкәт” хәйрия фонды директоры Булат Мәрданов. Ифтарлар “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип аталган акция кысаларында оештырыла.
Иң зур ифтарда мөмкинлекләре чикләнгән балалар күңелен күрү өчен иҗади мастер-класслар үткәрелде. “Без фонд белән узган елның октябренннән хезмәттәшлек итәбез, элемтәдә торабыз. Балаларга кызыклы булсын өчен генә түгел, нәтиҗәләр өчен дә тырышабыз. Аларда һәрвакыт иҗатка кызыксыну бар”, – диде “Печка” һөнәрләр мәктәбе вәкиле Наталья Казанцева.
Ифтарда балалар Коръән сүрәләре укыдылар. “Бу чара хәйрия буларак бик яхшы дип уйлыйм. Монда җыелган балалар оҗмахка эләгерләр, мөселман булмасалар да, ислам динен кабул итеп, безнең белән бергә намаз укырлар дип өметләнәм”, – диде Коръән хафизлары әзерләү үзәгендә укучы Ибраһим Гыйльманшин.
Катнашучыларны Татарстан мөфтие урынбасары, Кол-Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. “Аллаһ раббыбыз һәммәбезгә дә үзенең рәхмәтен, ризалыгын ирештерсә иде. Сәлам дигән сүз тынычлык, иминлек дип тәрҗемә ителә, әй кардәшләрем. Сезгә, безгә бу дөньяда яшәгәндә шушы иминлек, тынычлык һәм күркәм сабырлык кирәк”, – диде ул.
“Без бу бәйрәмгә “Зәкәт” фонды аша балаларыбыз белән килдек. Яшь буын диннең зурлыгын, байлыгын күрсен”, – диде ифтарда катнашучы бала анасы Зөһрә Кадырова. Булат Мәрданов әйтүенчә, ифтарга төрле милләт вәкилләре чакырылган. “Без мохтаҗларыбызны дин һәм милләткә бүлеп карамыйбыз. Чараның әһәмияте – ислам диненең матурлыгын, күркәмлеген күрсәтү. Пәйгамбәребез сөннәте буенча, мохтаҗларга ярдәм итү. Башкаларны да ярдәмгә җәлеп итү”, – диде ул.

Айгөл Шәйхлисламова
https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*