tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния Нәзарәте татар телен үстерүне үзләренең яңа миссиясе дип игълан итте
Диния Нәзарәте татар телен үстерүне үзләренең яңа миссиясе дип игълан итте

Диния Нәзарәте татар телен үстерүне үзләренең яңа миссиясе дип игълан итте

Кичә  Кама Тамагы мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 2017 елда башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган чираттагы Пленум утырышы узды. Пленумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм барлык район имам-мөхтәсибләре катнашты..

– Безнең мөфтият өчен тарихта 25-еллык юбилее белән истә калган 2017 ел артта калды, – дип башлады ул. – Чирек гасыр эчендә Татарстан өммәтендә күзгә күренерлек  сыйфат һәм сан ягыннан күпләгән үзгәрешләр булды. Бүген Нәзарәт карамагында 9 казыят, 48 район мөхтәсибәте, 1415 мәхәллә, 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты, Казан ислам институты, Болгар ислам академиясе тора. Әмма, нинди генә үзгәрешләргә ирешсәк тә, элеккечә үк, мөфтият мөселман дини оешмаларын берләштерү һәм аларның эшчәнлекләрен Коръән һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Сөннәте нигезендә имам Әбү Хәнифә һәм имам Әбу Мансур әл-Матуриди гакыйдәсе юнәлешләрендә кануни яктан тәэмин итү бурычына тугры кала, – дип белдерде  Камил хәзрәт Сәмигуллин

Шуның белән бергә, 25 ел элек көн кадагында булган мәсьәләләр бүген яңача яңгыраш һәм төсмер алды, дип әйтә мөфти хәзрәтләре: “Сүз, иң беренче чиратта, татар телен саклап калу һәм аны Татарстанда дәүләт теле буларак үстерү, үзебезнең рухи мирасыбызны торгызу, милли зыялылар катламын тәрбияләү турында бара. Милләтебезнең йөзен һәм холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый юнәлешләрен билгели торган әлеге рухи хәзинәбезне киләчәк буыннарга җиткерү – бүген Нәзарәт үз эшен шушы олы бурычны да күздән чыгармыйча башкарырга тиеш”. Үз чыгышында хәзрәт шулай ук 2018 елда Нәзарәт алдында торган төп максатларны билгеләде: Хәнәфи  мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*