tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте яңа форматта Коръән бастырды
Диния нәзарәте яңа форматта Коръән бастырды

Диния нәзарәте яңа форматта Коръән бастырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты кече форматта Коръән китабын бастырып чыгарды. Басма Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм Коръән хафизлар, Коръән фәне белгечләреннән торган махсус оештырылган фәнни комиссия әгъзалары катнашында әзерләнде. Комиссия составында Мисыр галиме, шәригать фәннәре белгече шәех Хәсән Һәдия һәм күренекле Төркия галиме Таяр Алтынкулач кебек белгечләр керде. Коръән җүзләрнең  хизбларга бүленүе белән үзенчәлекле. Шунысы әһәмиятле: Нәзарәт бастырып чыгарган Кәлам Шәриф китабы халыкара стандартларга туры килүе турында Сүриянең вакфлар министрлыгы Шәһадәтнамәсенә ия. Китаптагы тамгалар саны да Госман хәлифә тарафыннан кабул ителгән стандартка туры килә (Расм Әл-Госмания). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Коръән китабынының бизәлешен ясаганда үз вакытында Галимҗан Баруди нәшер иткән Коръән китабына таянылды.

Билгеле булганча, дөньяда беренче Коръән китабы Казанда нәшер ителгән. Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү һәм тәфсирләр әзерләү буенча эшчәнлеге татар халкының Коръәнне бастыру традицияләрен дәвам итә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән булдырылган Коръән өйрәнү бүлеге үзенә күрә бер зур казаныш булып тора. Әлеге структураның иң олы хезмәте – 2016 елда Коръәннең “Кәлам Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Шуның белән беррәттән ел буе Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшләре алып барыла. Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*