tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диваннан тормый да татар халкына хезмәт итәргә була
Диваннан тормый да татар халкына хезмәт итәргә була

Диваннан тормый да татар халкына хезмәт итәргә була

Википедия –  бүгенге көндә иң зур һәм иң популяр, күптелле, онлайн-энциклопедия. Аның татарча версиясе дә бар. Бүгенге көндә татар онлайн-энциклопедияне ныклап тутыру белән күп дигәндә 80ләп  кеше шөгыльләнә. Мәгълүматның туктаусыз артуын, көннән-көн күбәюен һәм яңаруын истә тотканда, 80 кеше — ул бик аз.

Татар телендәге энциклопедия бүлекләре яки «татар Википедиясе» — нинди дә булса этнос яки дәүләткә бәйләнмәгән, мәкаләләр язылу теле белән генә аерыла.  Википедиянең татар телендәге бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм башта фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары  кулланыла. Онлайн — энциклопедияне дөньяның һәр почмагында, теләгән кеше укый һәм төзәтә, яңа мәкаләләр өсти ала. Бу, үз чиратында бик күп кешегә белемнәре белән уртаклашырга, киләчәк буыннарга мәгълүмат калдырып, татар интернетын үстерү, телне саклап калуга зур өлеш дигән сүз. Татар википедиясе, википедияны ничек үстерү, мәкаләләр язу һәм башка бик күп әйберләр турында «Татмедиа» агентлыгында татар Википедиясе активистлары катнашында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Очрашуда «Ел википедиячесе» бүләге иясе Фәрһад Фәтхуллин  үзенең җиңүе һәм википедиянең бүгенге көндә нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

«Бу елгы Викимедия дөньясында «Ел шәхесе» исеме миңа 22 июль көнне тапшырылды. Үземнең җиңүче булганымны Көньяк Африка Республикасының Кейптаун шәһәрендә узган «Викимания» еллык чарасы вакытында туры эфирдан күрдем. Минем үземә бернинди таныклык бирелмәде. Үзем Кейптаунга барган булсам, бәлки бирелер иде дә, мөминлек булмады. Киләсе елда конференция Стокгольмда узачак, бәлки анда мине берәр ничек бүләкләрләр. Бүгенге көндә татарча википедия татар сайтлары арасында популярлык буенча 5 нче урында тора. Көнгә 15 — 20 мең тирәсе мөрәҗәгатьләр, төрле гаджетлардан, якынча ике мең тирәсе кеше татар Википедиясында мәгълүмат эзли» — дип сөйләде активист Фәрһад Фәтхуллин.

«Сәләт» яшьләр үзәгендә дә татарча википедия булдыруның әһәмиятен аңлап, 2016 елда «СәләтВики Мәктәбе» ачыла. Проект берничә елга тукталып тора, соңрак 2018 ел башыннан мәктәп эшен яңартты һәм яңа уку укыту сессия башланды. Хәзерге көндә әлеге мәктәптә 13 бала белем ала.

«Безнең Вики Мәктәп — ул уникаль проект. Чөнки Википедиянең һәм Викимедиянең дөньякүләм тәҗрибәсен күзалласак, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсенең бик аз булуын күрәбез. Бездән кала, википедия мәкаләләрен язарга балаларга өйрәтүне Әрмәнстанда гына гамәлгә ашыралар. Безнең максат — яшь буында яңа энциклопедистлар үстерү булмаса да, баларда кызыксыну уяту, Википедиягә мәкаләләр язуны хоббига әйләндерү. Чөнки, дөресен әйтегә кирәк, нинди телдә Википедия бар, шул тел яшиячәк. Бу аксиома» — дип аңлатты СәләтВики Мәктәбенең җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов үз эшчәнлеге турында.

СәләтВики Мәктәбе укучыларының берсе Айназ Сөләйманова да, Википедияне бик еш куллануы һәм шуңа күрә татар телендәге Википедия булдыруны да бик мөһим дип санавы турында әйтте.

«Минемчә татарча Википедия һәм яшьләрнең анда мәкаләләр кертүе, халыкка файдадан кала, балалар өчен зур тормышка бер адым да. Чөнки яшьләр дә җитди темаларга язарга өйрәнергә тиеш. Ә Википедияда язу мондый мөмкинлек тудыра».

Интернет хәзер һәр өйдә бар. Һәр кеше теләсә кайчан, кереп утыра, теләгән әйберне карый, нәрсә белән булса да уртаклаша ала. Татар халкына диваннан тормый да хезмәт итәргә була, бары тик теләк кенә булырга тиеш! Википедиягә мәкалә өстәү турында менә монда тәфсилләп язылган.

idel-tat.ru

Один комментарий

  1. Behzat Aktash

    Kaderle ceget Фәрһад Фәтхуллин, täbrik itäm, uñışlar telim!
    Киләсе елда конференция Стокгольмда kayçan узачак, anda sin barırga tiyeş. Vakıtı bilgele bulganda minem häbärem bulsın. Sine cibärer öçen “sponsor” tabu eşen üz estemä alam!

Фикер калдырырга Behzat Aktash Отмена

Обязательные поля отмечены *

*