tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дога укылган җирдә нур баганасы менәр
Дога укылган җирдә нур баганасы менәр

Дога укылган җирдә нур баганасы менәр

Мәүлид бәйрәме, Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең туган көненә багышлап жыелган дини кичәдә безгә дә катнашырга насыйп булды. Районыбызның “Ак Калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе – Рузалия ханым Ибраһимова, Мамадыш инвалидлар җәмгыятеннән 6 кешене, кунак итеп, вәгазьләр тыңлап сафлану өчен, шушы бәйрәмгә чакырды. “Ак калфак“лылар башта, агымдагы елдагы эшчәнлекләрен анализладылар, 2017 елга планнары белән уртаклаштылар. Аларның киңкырлы эшчәнлекләре турында тыңлап, бөек татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, динен саклап калуга керткән өлешләрен күреп, ишетеп, исебез китеп, тыңлап утырдык.

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә,”Дин hәм әхлак” темасына вәгазьләр сөйләү; бишек җырларын өйрәтү; төрле шәhәрләргә, чит илләргә сәяхәт кылу; районыбыз мәчетләренең тарихын өйрәнү, тапкан-белгәннәрне башкалар белән бүлешү; Урта Кирмән янында урнашкан “Изгеләр чишмәсен” тәртипкә китереп тору; Сабантуйлары вакытында “Татар Кызы” дип исемләнгән конкурслар уздыру; районыбыз мөслимәләре белән дин дәресләре уздыру; мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашып, аларга ярдәм итү; авыл китапханәләрендә кич утыру; сәламәтлекне онытмыйча, чаңгы шууны, бассейнда су коенуны оештыру, h.б. Бәйрәм барышында, шәhәребезнең хөрмәтле ханымнары: Рәсимә абыстай, Альфира абыстай, әдәп-әхлак, тәрбия темаларына вәгазьләр сөйләп уздылар.

Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең тормыш юлын бәян иттеләр. Шәhәребез мәдрәсәсендә уздырылган бәйгедә җиңеп чыгучы Зәйнәп ханым, Коръәнне матур итеп, моңлы тавыш белән укып күңелләребезгә иңдерде. Районда динебезне үстерүгә керткән уңышлары, уздырылган чаралардагы хезмәтләре өчен “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, үзенең иң актив әгьзаларын мактау хатлары белән билгеләп узды. Бу мактаулы исемгә – Рәсимә абыстай, Венера, Нурания, Флера, Резеда, Рәйсә, Зәйнәп, Нурия, Диләфрүз ханымнар лаек булды. Бәйрәмнең физик мөмкинлекләре чикле булган кунакларына, Рузалия ханым дини китаплар бүләк итте. Сый-нигъмәтләр белән тулы табыннар артында утыртып, күңелләребезгә шифалы аятьләр иңдереп, безне хөрмәт иткән өчен, Нәкыйп кызы Рузалия апага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар исеменнән, Миләүшә Хәсәнова,
район инвалидлар җәмгыяте хәбәрчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*