tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөнья археологлары Болгарда җыелачак
Дөнья археологлары Болгарда җыелачак

Дөнья археологлары Болгарда җыелачак

ТР Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты 17-30 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр-археология мәктәбен үткәрәчәк. Әлеге мәктәп дөньякүләм фәннең иң яңа казанышларын Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү практикасына кертүдә илебез һәм чит ил галимнәрен, шулай ук мәгариф ресурсларын берләштерү максаты белән оештырыла.

Мәктәп кысаларында түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча секцияләр эшләячәк:

– борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы;
— палеоантропология;
— археологиядә архео-биология ысуллары;
— кыр консервациясе һәм реставрациясе ысуллары;
— археологиядә геомәгълүмати системалар;
— борынгы керамика ысуллары;
— борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү;
— археологик пыяла.

Секция юнәлешләре буенча фәнни-гамәли эштән тыш, мәктәп программасы гомуми теоретик лекцияләр уздыруны күздә тота. Мәктәп эше Ауразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауда яңа технологияләрне куллануга багышланган конференция белән төгәлләнәчәк. Конференция эшендә мәктәп тыңлаучылары һәм чакырылган белгечләр катнашачак. Хәзерге вакытта кыр-археология мәктәбендә конференция докладларын туплау һәм башка оештыру эшләре бара. Мәктәп оештыручыларның archtat.ru сәхифәсе хәбәр итүенчә, Русия, Якын һәм Ерак чит илләрдән чакырылган 114 катнашучыларның исемлеге инде әзер.

“Идел” журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*