tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөнья чемпионы Татарстан язучылар берлегендә кунакта булып китте
Дөнья чемпионы Татарстан язучылар берлегендә кунакта булып китте

Дөнья чемпионы Татарстан язучылар берлегендә кунакта булып китте

Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянның улы, фехтование буенча дөнья чемпионы Эльбрус Баянов Язучылар берлегендә кунакта булып китте. Ул берлек рәисе Рафис Корбан белән очрашты.

Эльбрус Баянов әтисе турындагы яңа истәлекләр белән уртаклашты, үзенең бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде. Ул әтисенең  90 еллыгына әзерлек уңаенннан кайбер фикерләрен өстәде, Язучылар берлеге ярдәмендә Әхсән Баянның каберенә куелачак истәлек ташының эскизлары белән таныштырды.

Белешмә.

Эльбрус Әхсән улы Баянов 1958 елда туа. Казан Дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетын тәмамлый. Фехтования буенча яшьләр арасындагы дөнья беренчелеге җиңүчесе (1978), Мексикада узган X Дөнья студентлары уеннары җиңүчесе (Универсиада, 1979), Европа кубогы призеры (1987), Дөнья чемпионы (1981), СССРның халыкара класслы спорт мастеры (1979).

Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*