tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борһанов:”Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихын булдыру турында җитди сөйләшү булачак…”

Альберт Борһанов:”Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихын булдыру турында җитди сөйләшү булачак…”

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Бөтентатар оешмасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы төбәкчеләре җәмгыяте советы рәисе Альберт Борһанов  “Дөнья” студиясендә  3-5 апрельдә Казанда үтәчәк форумның программасы турында сөйләде.

Бу җыенга Татарстаннан 180 төбәк тарихын өйрәнүче, Россия Федерациясе төбәкләреннән 200 ләр һәвәскәр тарихчы килеп, түгәрәк өстәл артында фикер алышачак. Районнар, авыллар тарихына багышланган махсус күргәзмәдә меңгә якын китап күрсәтелә.

Форумның бай һәм эчтәлекле программасы әзерләнә. Архив материаллары белән эшләләргә өйрәнү  төбәкләрнең  тарихын булдырырга,  гаилә шәжәрләрен төзүгә ярдәм итәчәк.

Якынлашып килүче җанисәп вакытында җирле тарихны белү бик мөһим.  Татарстан төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов фикеренчә, һәр районның, һәр авылның тулы тарихы язылырга тиеш.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*