tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөньядагы иң өлкән татар әбие вафат булган
Дөньядагы иң өлкән татар әбие вафат булган

Дөньядагы иң өлкән татар әбие вафат булган

Әстерхан өлкәсендә җир йөзендәге иң өлкән хатын-кыз – татар әбекәе Тәнзилә Бисембеева бакыйлыкка күчкән. Аңа ярты елдан 124 яшь туласы булган.
«Ул тыныч үлгән. Соңгы юлга озатырга бөтен бистә халкы килде», – дип сөйләгән Красноярск районы хакимияте вәкилләре.1896 елның 14 мартында Әстерхан губернасының Исламгазы авылында туган Тәнзилә Бисембеева, озын гомерле кеше буларак, Русия рекордлар китабына кертелә.

Бисембееваның беренче ире Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәлак була, аларның уртак баласы кечкенә чакта үлә. Ул икенче тапкыр кияүгә чыга һәм тагын өч ул таба. Аның ун оныгы, 24 оныкчыгы бар. 100 яшенә җиткәнче, Тәнзилә әбекәй бер дә табиларга йөрмәгән, сәламәтлеге нык булган. Тик менә гомеренең соңгы елларында күзләре начар күрә башлап, аларга операция ясатырга туры килгән. Әбекәй кече улының гаиләсе белән яшәгән, картлыгы хөрмәттә үткән.

kiziltan.rbsmi.ru