tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә!
Дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә!

Дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә!

Күптән түгел «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Дилә ханым Барышеваның күргәзмәсе ачылды. Анда рәссамнең 65 иҗаты урын алган.

Диля БарышеваРәссам Дилә Барышева Казан сәнгать училищесында укыганда батик белән  кызыксынып китә. Ул вакытта бу техниканы өйрәтүчеләр дә, махсус буяулар да булмый әле.

«Бер журналда батик техникасы турында укыгач минем кызыксынуым туды. Минемчә, дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә чагыла. Гомүмән, тормышның мәгънәсен төрле әйберләр аша сизергә мөмкин. Ләкин чәчәкләр аша без аларны яхшырак күрә алабыз. Шуңа күрә дә эшләремдә еш чәчәкләр рәсеме урын ала. Беренче эшләремне, пакетларга тутырылып, көнкүреш өчен чыгарыла торган анилин буяуларның зәңгәр, кызыл-сары, көрән төсләре белән генә башкардым, – ди Дилә ханым. – Тора-бара палитрам киңәя төште. Хәзер исә буяуларның ниндие генә юк – алманныкы, французныкы, җаның кайсын тели, шунысын алырга була».

Дилә Барышева башлыча ефәкне бизи һәм күбрәк чәчәкләрне сурәткә иңдерергә ярата. Аның рәсемнәре үтә нечкә, нәфис, хыялый, серле, хисле булып чыга. Дилә ханымның шәхси күргәзмәләре Казан, Чаллы, Яшел Үзәндә, Германиянең Лосхайм шәһәрендә оештырыла. Әмма рәссам батик сәнгате буенча белем-күнекмәләрне яшьләргә өйрәтүне кирәк санап, бүгенге көндә Яшел Үзән сәнгать галереясе белән бер бинада урнашкан сәнгать мәктәбендә һәм Казан сәнгать училищесының Яшел Үзән филиалында укыта.

Әйтергә кирәк, Дилә ханымның әтисе, танылган рәссам Рәшит Галиуллин 40 ел буе әлеге сәнгать мәктәбенең директоры булган.

“Рәсем сәнгатенә дә әтием мәхәббәт тәрбияләде”, – дип сөйли Дилә Барышева.

“ Батик техникасы көтелмәгәнлеге белән таң калдыра. Кәгазьгә салынган буяу ягымын үзгәртүе кыен, димәк, син аны бик уйлап, әзерләнеп ягарга тиешсең. Батик сәнгатендә исә хәлләр башкачарак. Анда буяу ягымының тукыма өстендә ничек җәелеп китәчәген алдан белеп булмый. Батик берникадәр акварель техникасын хәтерләтә. Анда ниндидер бер илаһи сер бар кебек. Шул балаларны да үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә миңа балалар белән эшләүнең бер авырлыгы да юк. Төркемдә кызлар күп булса, өйрәтүе бигрәк тә җиңел, чөнки кыз-кыркын чүпрәк-чапрак белән эш итәргә яратучан, гөлләрне сөя. Ә гомумән алганда, иң авыры – техника өйрәтү түгел, зәвекъ тәрбияләү һәм композицияне тоярга өйрәтү”.

Билгеле, ефәкне бизәкләү кыйммәткә төшә. Чын ефәкнең бәясе арзан түгел. Шуңа күрә сәнгать үсеше, сәнгатькярләр өчен шактый авыр заманда сайлаган һөнәренә тугры калган рәссам Дилә Барышеваның иҗат осталыгыннан да бигрәк сәнгатькә бирелгәнлеге соклануга һәм мактауга лаек. Ә инде ефәк җебенең могҗизале килеп чыгышы, аның үзенчәлекле төзелешкә ия булуы нәтиҗәсендә, борынгы чорларда кытайларның ефәк ясавы, аны алтынга бәяләве, технологияне чишкән кешенең башын кисүе турындагы төрледән-төрле ярым чын, ярым ялган мәгълүматлар, матур риваятьләр бу һөнәргә тагын да серлелек, затлылык өсти кебек.

Дилә ханым Барышева үзенчәлекле, үзенә генә хас сыйфатларны туплаган шәхес. Аның кебек хисле, талантлы рәсамнәр күбрәк булсыннар иде. Алдагы юлында да Дилә Барышевага үз иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез.

Ә батик – нәрсә соң ул? Кешелек һәрвакыт матурлыкка омтылган, шул исәптән өс-башын бизәргә тырышкан, шулай эзләнә-эзләнә, тукымаларны төрле төсләргә манырга, аларга бизәк төшерергә өйрәнгән. Шуннан батик дип аталган рәсем сәнгате төре килеп чыккан. Батик – гамәли бизәү сәнгатенең тукымаларны бизәүгә нигезләнгән бер төре, индонезия теленнән ул балавыз тамчысы дип тәрҗемә ителә. Рәсем ясаганда балавыз нигә кирәк икән соң? Балавыз эзе тукымага салынган бер буяуны икенчесенә катнашып китүдән саклый. Икенче бер вакытта балавыз булачак бизәк урынына сырлап, матурлап салына, аннан соң тукыма буяуга маныла. Балавыз салынган урын буялмыйча, бизәк булып аерылып торып кала. Балавыз урынына җилем дә кулланырга мөмкин. Бизисе тукыманы тозлы суда тотып алу, яисә буяуларга тозлы катнашма кушу шулай ук буяу ягымнарын агып, бер-берсенә кушылып китүдән саклый. Ничек башкарылуына карап, батик рәсем сәнгатенең берничә төре бар. Рәсемнәр ефәккә, киҗе-мамыкка, йонга, синтетик тукымаларга төшерелә.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*