tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дрезденда Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Дрезденда Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Дрезденда Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

1 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.

Чара «Германия-Россия мәдәният институты» иҗтимагый оешмасының Камера залында узды.

Искәртәбез, Татарстан Президенты Германиягә өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре белән килде.

Бина холлында китаплардан һәм милли киемле курчаклардан торган күргәзмә оештырылган иде.

Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар өчен Габдулла Тукай иҗаты белән танышырлык киң мәдәни программа тәкъдим ителгән.

«Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәге вәкилләре Тукай шигырьләрен, шул исәптән «Шүрәле»не, «Туган тел»не  һәм шагыйрьнең башка күренекле әсәрләрен укыдылар.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Германия-Россия мәдәният институты директоры Вольфганг Шелике мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә кече ватаннары белән багланышларны югалтмаска тырышулары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*