tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дус кызым: “Димәк син, куркасың”, диде
Дус кызым: “Димәк син, куркасың”, диде

Дус кызым: “Димәк син, куркасың”, диде

Әтнә районы Бәрәскә кызы, Казан медицина колледжы студенткасы, Динә Хәкимуллинаның Көньяк Сахалинда узган алтынчы Илкүләм “WORLDSKILLS RUSSIA” эшче һөнәрләр чемпионатында катнашып, “Лаборатор медицина анализы” компетенциясендә беренче урынга лаек булды.

Динәнең үзен күреп, уй-фикерләре, шатлыгы белән уртаклаштык. Бер караганда бернинди дә ис китәрлек әйбер дә юк кебек. Тик тирәнрәк уйлап карасаң, 11 ел буе Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә белем алган, гади авыл кызының Мәскәү тикле мәскәүләрнең борынына чиертүе, горурланырлык та шул.

Тынгысыз, тырыш, үз дигәненә ирешә торган кызга якын дусты да, укытучысы да әлеге чемпионатта катнашыр­га әйтәләр. Ә Динә каршы килә. Шул вакыт дус кызы аңа: “Димәк син куркасың”, дип әйтеп куя. Менә шул куркак түгеллекне раслар өченме, Динә “WORLDSKILLS RUSSIA” чемпионатында катнашырга була. Иң элек колледжда узган бәйгедә көчен сынап карый. Иң күп баллга ия булып, Казанда үткән бәйгегә уза.

Биредә дә иң күп балл аныкы булып, Мәскәүгә үтә. Мәскәүдә кабат иләк аша илиләр үзләрен. Монда да Динәгә җитүче булмый. Алда кызны Көньяк Сахалин көтә. Җиңү артыннан җиңү яулап килгән Динәгә сынауның тагын да катлаулысы йөкләнә. Биредә дә сынатырга ярамаганын яхшы аңлый ул. Уйлау бер нәрсә, тик менә аны эш алымы белән раслап та күрсәтергә кирәк бит.

– Көньяк Сахалинда узган чемпионатта көн саен сайлана идек. Һәм һәрвакыт миңа беренче булып чыгыш ясарга чык­ты. Күңелемнән үземне: “Булсын, бу бит минем тормыш позициям” дип тынычландырдым. Эшне бик сыйфатлы, җиренә җиткереп башкару кирәк иде. Һәр хата өчен бер баллны киметәләр иде. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, әти-әни­ем­нең теләкләре кабул килде. Көньяк Сахалинда да иң күп балл минеке булды, – ди ул шатлыгын яшермичә.

Бу хакта әнисе Миләүшә ханым:

– Бик борчылды инде үзе. Тик ул сиздерә торган кеше түгел. “Борчылма, кызым, син бирегә кадәр уздың бит инде. Бу үзе зур җиңү”, дия идем аңа. Шулай булса да, гел алга омтылды, – диде.

Молодец, Динә! Медицина колледжын кызыл дипломга тәмамлый ул. Бүгенге көндә Казандагы 7 поликлиникага эшкә урнашкан. Көньяк Сахалинда да эшкә чакыручылар була. Тик Динә бу хакта:

– Нәрсә генә дисәк тә, үзебездә бик яхшы. 10 көн эчендә генә дә бик сагындым үзебезнең якны, авылымны. Бездә һавасы ук икенче – күңелгә рәхәт, – диде.
Динә белән сөйләшеп утырганда, шуңа игътибар иттем. Мактана белми. Югыйсә, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, без килгәнче, зур җиңүе белән котлап, бүләкләп тә узган үзен. Икенче көнне президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга да бара Динә. Бәрәскә болыннарында уйнап, авыл һавасын сулап, хезмәттә чыныгып үскән Динә масаймый, акрын гына алга куйган максатлары буйлап атлый. Киләчәктә дә укуын дәвам итәргә хыяллана. Һөнәр сайлаганда әти-әнисенең киңәшен тотып, медицина юлы белән китүенә шатланып туя алмый.

– Якын кешеләремнең киңәшен тотып укырга кергәч, икеләнеп тә калган идем. Тик уку дәверендә сайлаган һөнәремнең үземнеке икәнен аңладым. Колледжда укыту бик көчле иде, төпле белем бирделәр. Иң мөһиме – һөнәрнең төп нигезен үзләштерү кирәк, дип уйлыйм мин, – диде ул.

Алга таба да аның хакында бары тик шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын. Тагын бер кызык мисалга тукталып үтәсе килә. Динә игезәк сыңары да икән әле. Игезәге Дилә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Тормышта, баласы бар. Динә белән Диләнең игезләр тормышы үзе бер кызыклы тарих.

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*