tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык” аланында очрашканга кадәр!
“Дуслык” аланында очрашканга кадәр!

“Дуслык” аланында очрашканга кадәр!

Казан шәһәренең “Дуслык” белем бирү һәм сәламәтләндерү комплексында 15 июньнән 2 июльгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында оешкан төбәкара “Дуслык” лагере гөрләде. Россиянең 23 төбәгеннән килгән 175 балага 18 көн дәвамында “Туган тел” дәресләре, кызыклы уен-бәйгеләр, кичке Сабантуй, IV төбәкара “Дуслык җире – 2017” фестивале, маҗаралы квестлар, татар зыялылары – язучылар Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Рәдиф Сәгъди, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбрис Яруллин, татар эстрадасы артистлары – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Мөнир Рахмаев белән эчтәлекле очрашулар уздырылды.

30 июньдә “Дуслык” лагере сменасы ябылу тантанасында балаларны һәм әйдәманнарны мәртәбәле кунаклар – ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы, “Дуслык” белем бүрү һәм сәламәтләндерү комплексы директоры Гарипов Ирек Рәфәгат улы һәм “Дуслык” лагере сменасы җитәкчесе Хәйруллина Мәдинә Гыйният кызы тәбрикләде. Балалар 18 көн дәвамында өйрәнгән иң яхшы чыгышлар – “Аулак өй” театральләштерелгән тамашасы, нәфис сүз, җыр-бию, милли уеннар белән балкыды. Бәйрәм кичәсе барлык лагерьнең татарча флешмоб биюе белән тәмамланды. Һәм… Ябылу тантанасының иң кызган мәле: балалар татар эстрадасы артисты Мөнир Рахмаев белән дискотекада күңел ачты. Рәхмәт сиңа, “Дуслык”!

“Дуслык” төбәкара аланы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*