tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дуслык» газетасына 30 яшь!
«Дуслык» газетасына 30 яшь!

«Дуслык» газетасына 30 яшь!

Әле бүгенгедәй хәтеремдә, 1989 елларда Шамил ага Бухаровның татарча
газет чыгарырга дип янып йөргән вакытлары. Ул чакта Шамил ага «Сельская
правда» газетының баш мөхәррир урынбасары иде.

Татар газеты чыгарырга “Сельская правда”ның баш мөхәррире В.К.Александров та кар- шы булмады. Татар халкының мөрәҗәгатен район, өлкә җитәкчеләре дә кире какмадылар.1990 елның 1 гыйнварыннан Киров өлкәсе атналык газетасы статусында
чыгарырга рөхсәт бирделәр. Газета буш урында барлыкка килмәде. Аның
җирлеге бар иде. Ул елларда “Сельская правда” газетасының татар телендә
“Авыл тормышы” исемендә тәрҗемәсе чыгып барды. Татарча сүзләр җыя торган
“Линотип”, язу машинкалары, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр,
хезмәткәрләр бар иде.

Яңа газетага “Дуслык” дип исем бирделәр. Шамил ага Бухаровны баш
мөхәррир итеп билгелиләр. “Авыл тормышы”ннан “Дуслык”ка җаваплы сәркатип
булып Руфия Хәбибрахманова, хәбәрче булып Рузия Минһаҗева күчәләр.
Өстәмә хезмәткәрләр итеп Зөлхәбирә Әсхәтҗанова, Суфия Габидуллина, Әлфия
Гафиуллина, Нократ Аланы районы хәбәрчесе итеп Рафаэль Сибат, Көлмез
районы хәбәрчесе итеп Гадения Вәлиеваны алдылар. Фотокорреспондент булып
– Флера Әхмәтова, бухгалтер булып Асия Сәфәрова килделәр. Беренче
елларда редакциядә 11 кеше эшләсә, хәзерге көндә 4 кеше калды.
“Дуслык”ның беренче саны 1990 елның 1 гыйнварында дөнья күрсә, инде
бүген 1565нче саны укучыларга тәкъдим ителә. 30 ел эчендә күпме каләм
тибрәтүчеләр үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен “Дуслык” битләрендә
бастырып, үзләренең көчләрен сынап карадылар. Күпме кешенең язмышы
язылды. Беренче саныннан алып бүгенгә кадәр Эдуард Исламов белән
“Дуслык”ның тугры дуслары булып калдык.

Шунысы кызганыч, Киров өлкәсе татарлары үзләренең татарлыкларын югалтып
баралар. 1990-2000 елларда “Дуслык”ның гомуми тиражы 2000 гә җитсә,
бүгенге көндә көч-хәл белән 900 данә җыела. Шунысы сөендерә, “Дуслык”
газетабыз үзенең чикләрен киңәйтеп, Татарстанга да үтеп керә башлады.
Әйләнә-тирә татар авыллары “Дуслык”ны яратып укыйлар, яздырып та алалар.
Бөтендөнья Татар Конгрессында “Дуслык”ның эшчәнлеген югары бәяләп, 2019
елның декабрь аенда журналистлар форумында төбәкләр арасында иң яхшы,
актив татар газетасы дип “Рәхмәт хаты” белән бүләкләделәр.

Бүгенге көндә Татарстан татарны бетерәләр дип, чаң суга. Без дә алдагы
көннәрдә тиражы кимеп, газетаны япсалар, “татарны бетерәләр, өлкәдә
бердәнбер татар газетасын яптылар”, дип чаң сукмабызмы икән?
Хөрмәтле милләттәшләр, барыгызны да газетыбызның 30 еллык юбилее белән
котлап, сезгә тазалык, тынычлык, “Дуслыгыбыз”ның озын гомерле булуын
теләп, ихтирам белән

Мөнир ӘҺЛИЕВ.

(Фотода газетаның 1нче саны)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*