tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык күпере” фестивале Уфага килеп җитте
“Дуслык күпере” фестивале Уфага килеп җитте

“Дуслык күпере” фестивале Уфага килеп җитте

Бүген Уфада “Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале үтә. Мәскәүнең Кремль сараенда башланып киткән фестиваль инде Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамакны колачлады. Уфадагы концерттан соң артистлар Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә чыгышлар ясаячак. 18 апрельдә Казанда фестивальнең йомгаклау концерты узачак.

Уфада узган “Дуслык күпере”ндә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Сәхнәгә күтәрелеп, ул фестиваль кунакларына һәм катнашучыларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

 

– Татар һәм башкортларны гомер-гомергә тел һәм рухи туганлык, гореф-гадәтләр һәм йолалар якынлыгы берләштерде. Фестиваль безнең халыкларның үсеш идеалларына һәм мәдәниятләрне үзара баетуга хезмәт итәргә чакырылган. Ул кунакларга аралашу бәхете һәм җылылыгы, татар-башкорт эстрадасы мэтрлары һәм сәләтле дебютантлар иҗаты белән ләззәтләнү мөмкинлеген бүләк итәр дип ышанам. Бу иҗади проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. “Дуслык күпере” республикалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанам, – дип Татарстан Президентының сәламләү сүзләрен яңгыратты Васил Шәйхразиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*