tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык учагы сүнмәсен
Дуслык учагы сүнмәсен

Дуслык учагы сүнмәсен

Кичә, 30 нчы май көнне Балтач муниципаль районында зур очрашу, өч республиканы 49 ел буена бәйләп торган “Дуслык учагы” слет – фестивале узды.

“Дуслык учагы” фестивале 1966 нчы елдан башлап , һәр ел уза, аның иң беренчесе Малмыж районы Ральник авылында булса, кичә 49 нчысы Балтач җирлегендә үткәрелде. Бәйрәм тантанасына беренче костер ветераннары, аларның балалары, оныклары килгән иде. “Халыклар дуслыгы менә шушындый чараларда, җылы учак яктысында бер – береңә сыенып җырлар җырлаганда, шигырьләр сөйләгәндә кабына ул”, – ди гомерен пионериягә багышлаган, шуның 46 елын вожатый булып эшләгән Җәмилә ханым.

Слет– фестиваль һәр елны нинди дә булса истәлекле вакыйгага атап әзерләнә, быелгысы исә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган.

400 гә якын  катнашучы арасында Мари Иле, Киров өлкәсе  Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы  укучылары, өлкәннәр бар иде. Район башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре  чарадан читтә калмаган, котлау, тәбрикләү сүзләре әйтеп  катнашучыларга хәерле көн теләделәр.

Республикалар бер –берсен сәламләгәннән сон, тантаналы рәвештә  49 нчы мәртәбә,  Дуслык флагы күтәрелде, Балтач биючеләр коллективы матур биюләрен бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән,  барлык катнашучыларга сәламләү хаты, шундый олы чарны 49 ел буена уздырып килүләре, милләтләр дуслыгы турында кайгыртулары, толерантлы яшьләр тәрбияләүдә өлеш кертүләре  өчен оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Укучылар Бөек Ватан сугышы корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салып, аларны  бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы өлештән соң,  мәйданда булган бар халык 12 командага бүленеп, төрле тукталышлар буйлап китте. Тукталышларда уеннар, җыр – бию кебек чаралар каралган иде. Ә төштән соң, аэродромга экскурсия булды, шунда ук “Дуслык Олимпиадасы” исеме астында спорт ярышлары үткәрелде. Дискотекада һәркем рәхәтләнеп биеде, ә иң соңында Дуслык Учагы кабыздылар һәм дуслык факелын, эстафета буенча, Киров өлкәсенә тапшырдылар.

Халыклар дуслыгы да менә шул учак кебек җылы, якты  булсын, илебез күге аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, алдагы елларда да күрешүләр насыйп булсын  дигән теләкләр белән саубуллашып һәркем үз иленә юл алды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*