tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык җиңде
Дуслык җиңде

Дуслык җиңде

7 мартта Сарапул шәһәренең “Электрон” милләтләр мәдә­ниятен торгызу һәм үстерү йортында 6нчы тапкыр “Мисс содружество” бәйгесе узды. Анда төрле милләт вәкилләре: удмурт, мари, рус, украин, еврей, грек, әзербайҗан, татар, немец, белорус кызлары көч сынашты.

Татар милләтен Ләйсән Лотфуллина һәм Зилә Хафизова тәкъдим иттеләр. Ул Сарапул медицина көллиятенең I курс студенты, татар иҗтимагый үзәгенә йөри. Тумышы белән Башкортстанның Калтасы районыннан, милли гаиләдә тәрбия алган. Әнисе Әлфия ханым кул остасы икән: чигә, тегә, бәйли. Кул эшләренә Ләйсән дә оста. Ә әбисе аны кечкенәдән татар халык җырларына өйрәткән. Ләйсән бик матур җырлый, музыка мәктәбенең фортепиано классын кызыл дипломга тәмамлый. Шулай да, иң зур хыялы – тормышын медицина белән бәйләү. Сайлаган һөнәре – фельдшер. “Хәзер медицина хезмәткәрләре җитми. Авылга китеп, ФАПта 5 ел эшләсәң, 500 мең сум акча бирәләр. Югары белем алырга да теләгем бар. Туганнарымны дәвалыйсым, кешеләргә ярдәм итәсем килгәнгә күрә бу һөнәрне сайладым”, – ди Ләйсән.

Бәйге дәвамында милләттәшебез төпле, акыллы, чибәр булуы белән күпләрне таң калдырды. Сәхнәдә үзенең бар остлыгын күрсәтеп, нәтиҗәдә “Мисс фотомодель” номинациясендә җиңү яулады. “Мисс содружество” исеменә рус милләте үзәген тәкъдим иткән Снежана Приданникова лаек булды.

Асия Әхмәдиева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*