tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дворянское гнездо” ресторанында корбан ашы узды
“Дворянское гнездо” ресторанында корбан ашы узды

“Дворянское гнездо” ресторанында корбан ашы узды

 

24 октябрь көнне “Дворянское гнездо” ресторанында корбан ашы узды. Әлеге изге вә саваплы мәҗлесне  Россия Федерациясенең мастер-повары, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте әгъзасы, эшмәкәр  Равилә Шамил кызы Шәйдуллина оештырды.

Корбан ашына Россия ислам университетыннан, Ислам кабул ителүнең мең еллыгы мәдрәсәсеннән, Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән 80ләп шәкерт җыелган иде. Шулай ук мәҗлестә Россия Ислам университетның һәм Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең уку-укыту, дәгъвәт бүлеге җитәкчеләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе – Идрисова Кадрия Рәис кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Фонды директоры – Зиннәтова Сәрия Фәйзелхак кызы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе – Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы да бар иде.

Мәҗлесне Россия ислам униерситеты шәкертенең коръән аяте укуы белән башлап җибәрделәр, аңардан соң сүзне Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров алды. Ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан әйтелгән рәхмәт-сәламнәрне җиткерде һәм мәҗлесне вәгазь белән дәвам итте. Нияз хәзрәт сүзен:  “Динебез белән бергә туган телебез-татар телен дә онытмасак иде, динебезне үз халкыбызга саф татар телендә ирештерсәк иде, гореф-гадәтләребезне онытмасак иде”, дип тәмамлап куйды.

Табын бик мул иде, Равилә Шамил кызы быел Корбан ашына махсус үгез чалдырган. Эшмәкәр ханым: “Мин былтыр да үгез чалдырган идем, аңа кадәр бары тик сарык чалып кына табын әзерли идек, Алланың биргәненә шөкер шушындый дини мәҗлесләр җыеп, мөселман кардәшләребезне бергә туплау күңелемә сөенечләр генә бирә”.

Хәләл ризыклар  белән табын әзерләп, дини мәҗлесләр җыю Равилә ханым тарафыннан быел 8нче тапкыр оештырыла.

Инде өстәп шуны да әйтәсем килә: Равилә Шәйдуллина 50 ел җәмәгать туклану өлкәсендә эшләүдән тыш, әдәбият белән дә кызыксына. Хәзерге вакытта аның 4 китабы дөнья күргән, тиздән бишенче китабы да укучылар кулына барып ирешәчәк, әлеге вакытта ул китап инглиз теленә тәрҗемә иттерелә икән.

Булат Ибраһим

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*