enrutat
Баш бит / Дүртенче съезд
Дүртенче съезд

Дүртенче съезд

Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды Россия Федерация үсешенең  яңа этабында, Федераль үзәк белән Татарстан арасындагы сәяси процессларның яңа шартларында, милли үсешнең актуаль проблемалары һәм перспективалары  хәл ителгән чорда уза. Шуңа күрә бу съезд  татар халкының тормышында мөһим бер күренекле вакыйга  була.

Конгресс эшендә 712 делегат катнаша. Алар арасында беренче тапкыр Корылтайга  килүче Әфганстан, Көньяк Африка республикалары, Израил, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Словакия илләреннән вәкилләр бар һәм бөтен дөньяга танылган күп кенә шәхесләр бар. Конгресс эшендә шулай ук 217 олы кунак катнаша. Форум эшен 130 журналист яктырта.

IV съезды милли мәгариф системасын саклап калу һәм үстерүнең әһәмиятенә басым ясады, татар теле бишъеллыгын игълан итте.

“Чираттагы съездга дөньяга сибелгән татарларның меңнән артык вәкиленең җыелып килүе беренче адымнардан ук юлыбызның дөрес икәнен раслап тора. Хәзер инде Бөтендөнья татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип бәяләргә мөмкин, — дип Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә югары бәя бирү белән чыгышын башлады. — Әгәр дә без элеккеге елларда, нигездә, татар телен һәм мәдәниятен саклау турында сүз алып барсак, бүген инде XXI гасыр шартларында халкы­бызның үзаңы үсү таләпләренә җавап бирерлек сәясәт алып бару турында планнар корабыз. Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитеты үзләренең уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә тиешле абруй казандылар. Бүген алар белән Россия Феңдерациясе субъектлары да, чит илләр дә санлашалар. Санлашмаганнары санлашырга мәҗбүр”.

Һәр съезд  халкыбыз тарихында  тирән эз калдырып килә, милләтнең язмышына кагылышлы  җидти мәсьәләләрне  күтәрә һәм, әлбәттә,  үткән эшләргә йомгак ясый. Узган бишъеллыкка нәтиҗәне БТК БК рәисе Ринат Зиннур улы Закиров ясый. Башкарылган эшләрне санау белән генә канәгатьләнмичә, рәис Башкарма комитетны борчыган кайбер мәсьәләләр барлыгын да әйтеп уза. Шул исәптән  дин өлкәсендәге проблемаларның җидтилеге хакында да искәртеп китә. Аңлашылганча, Бөтендөнья татар конгрессы дини оешмалар белән  мөнәсәбәтләрне җайга салу  юлына баса. Бу нисбәттән махсус конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла. Башкарма комитет каршында Дин эшләрен координацияләү комиссиясе төзелә. “Дини оешмаларның милли оешмалар белән эшчәнлеге үрелеп барганда гына рухи тормыш бербөтен һәм уңышлы була ала”, — дигән фикердә БТК БК рәисе.

Татар халкының тормышы, яшәеше, милли хәрәкәте үзгәреш кичерә. Милли үзаңының үсеше, заманча таләпләргә яраклашып эш йөртергә тырышуы яңа үрләр яулап, үзенең алдынгы булырга лаеклы икәнлеген исбатларга, үз тарихын язарга, авылларын сакларга, милли кыйммәтләрне барлап киләчәк буыннарга тапшырырга, башка милләтләрне үз артыннан ияртерлек, аларга мисал булырлык дәрәҗәгә омтыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты алдында куелган таләпләр тормышка аша бара.

БТК Башкарма комитеты үз эшчәнлеген III Конгресста билгеләнгән төп эш юнәлешләре буенча, җиде комиссия аша алып бара:

  • Милли мәгариф һәм фән;
  • Татар милләтен үстерү стратегиясе;
  • Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары;
  • Мәдәният һәм татар халкының рухи мирасы;
  • Татарлар яшәгән регионнарда икътисадый элемтәләрне һәм эшмәкәрлекне үстерү;
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат яссылыгын булдыру;
  • Дин эшләрен координацияләү.

Һәр эш юнәлеше БТК Башкарма комитетының һәрдаим игътибар үзәгендә тора. Шулай да, милләтнең тулы канлы үсеше өчен милли мәгариф системасын булдыру, туган телдә белем алу хокукын яклады. Урыннардагы татар җәмгыятьләре һәм милли-мөдөни оешмалар эшчәнлеген өйрәнү, анализлау максаттан, III Корылтайдан соң БТК Башкарма комитеты каршында этник мониторинг үзәге төзелә һәм уңышлы гына эшләп китә.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына, Бөтендөнья татар конгрессы IV сездының Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга мөрәҗәгате, Бөтендөнья татар конгрессы IV сездының татар һәм башкорт халкына мөрәҗәгатьләре һәм башка рәсми документлар кабул ителә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның рәисе итеп Р.З.Закиров сайлана.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарган кайбер мөһим гамәлләр:

  • Биш ел вакытта Бөтендөнья татар конгрессы каршында 3 мөстәкыйль иҗтимагый оешма барлыкка килеп рәсми теркәү уза: Бөтендөнья татар яшьләре форумы (2004 елда); “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы (2005 елда); “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды(2006 елда).
  • Болардан тыш, БТК БК төрле даирәләрдәге мәшгуль булган милләттәшләребезне берләштерүгә юнәлтергән татар халкы өчен мөһим булган бер-бер артлы зур чаралар уздыра: Бөтендөнья татар яшьләре форумы; Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы, Бөтенрусия татар теле укытучыларының IV корылтае; Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы; Татар галимнәренең I халыкара форумы; “XXI гасырда татар халкы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары” форумы; “татар җәмгыятендә исламны торгызу:проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе;
  • Димитровград, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Саранск, Челябинск шәһәрләрендә Федераль Сабантуй бәйрәмнәре уза;
  • Татарстан Республикасы шәһәрләренең югары уку йортларына 500дән артык яшь милләттәшләребез керә, алар арасында Кытай Республикасыннан 22 бала да бар;
  • Татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдәге милли белем бирү учреждениеләре һәм китапханәләре кирәкле методик һәм матур әдәбият белән тәэмин ителә;
  • Республикадан читтә яшәүче рәссамнарның һәм сынчыларның иҗаты белән таныштыру максатыннан “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Б.Табиев, К.Муллашев, М.Саттаров, И.Айдаров, И.Хәсәнов, Р.Бикташев, Л.Хафизова һ.б. күргәзмәләре оештырыла;
  • Даими татар язучыларының китапларын тәъдим итү кичәләре уздырыла;
  • Этник туризм программасын тормышка ашыру буенча эш алып барыла, ел саен меәгә якын милләттәшләребез тарихи ватаннары белән танышу бәхетенә ирешә;
  • Россия Федерациясенең 30 төбәгендә һәм БДБ илләрендә 43 “Татарстан” Сәүдә йорты ачыла, шул исәптән Кырымда, Беларусьтә, Кыргызстанда, Әзербәйҗанда, Казакъстанда(ике) һәм Алманиядә;
  • “Татар авазы” дигән фильмнар циклы эшләнә;
  • “Татарстан-яңа гасыр” каналы белән берлектә “Халкым минем” проектыәзерләнә;
  • «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе;
  • Россия Федерациясе төбәкләрендә нәшер ителүче ММЧның мөхәррирләре Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашты. Аларны шулай ук БТК Бк рәисе Р.З.Закиров кабул итте;
  • Төбәкләрдәге ММЧның юбилейлары уңаеннан махсус чаралар оештырылды һәм аларда БТК БК хезмәткәрләре, иҗат төркемнәре катнашты;
  • Узган елларның традициясе итеп БТК Башкарма комитеты Россия Мөфтиләре шурасы, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә “Изге Болгар Җыены”н тагын зуррак масштабта уздыра башлый;
  • БТК Башкарма комитеты ифтар ашлары уздыра башлый.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров:

— “Уңай күренешләрнең берсе — Башкарма комитет каршындагы комиссияләрнең эшчәнлеге. Бу комссияләрнең тәүге адымнары беренче нәүбәттә халкыбызның иң мөһим мәсьәләләрен билгеләүдән һәм аларны хәл итү юлларын эзләүдән гыйбарәт иде. Бу уңайдан әйтергә кирәк, комиссияләр эшчәнлегенә милли җанлы зыялыларны, галимнәрне, сәнгатькәрләрне, эшмәкәрләрне, хакимият һәм дәүләт оешмалары вәкилләрен җәлеп итә алдык. Шуңа да комиссияләрнең карарлары җирле оешмаларның эшчәнлегенә уңай йогынты ясый алды.

III съезддан соң без милләтнең төрле катламнары белән эшләүне җанлан­дыруны максат итеп куйган идек. Бу эшне без системага салдык. Әлеге катламнарны билгеләгәндә Башкарма комитет түбәндәге төркемнәргә игътибарны юнәлдергә кирәк дип тапты: яшьләр, хатын-кызлар, дин әһелләре, галимнәр, укытучылар, сәнгатькәрләр, эшкуарлар. 2004 елда Башкарма комитет яшьләр белән эшләүгә ныклап алынды”.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*