tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйледә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы очрашуы узды
Дүртөйледә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы очрашуы узды

Дүртөйледә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы очрашуы узды

Шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәрендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының чираттагы очрашуы узды. Анда “Ак калфак” берләшмәсенең Башкортстан буенча җитәкчесе Люция Вафина һәм бүлекчә җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында Дүртөйле районы бүлекчәсенең эш тәҗрибәсе өйрәнелде һәм аның эшчәнлегенә багышланган видеофильм төшерелде.

– Башкортстан – Русиядә, Татарстаннан кала, татар халкы күпләп яшәгән икенче төбәк. “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең безнең республикада 50дән артык бүлекчәсе эшли, – дип билгеләде Люция Вафина. – Оешманың игътибар үзәгендә милләтебезне саклау, үстерү, күркәм йолаларыбызны тергезү, яшь буынга җиткерү. Бу җәһәттән Дүртөйле районы бүлекчәсенең эше мактауга лаек. Аның җитәкчесе Светлана Васикова быел “Елның иң яхшы оештыручысы” дигән исемгә дә лаек булды.

Люция Ябир кызы әйтүенчә, “Ак калфак” берләшмәсенең планнары зурдан: милли йолаларыбызны пропагандалаучы чараларны күпләп оештыру белән беррәттән, киләсе елда оешманың бүлекчәләре хакында видеофильмнар төшерү күз уңында тотыла. Бу эш Дүртөйле районында башлап җибәрелде дә инде.

Миләүшә Ганиева,  Рузиль Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*