tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйледә “Ак калфак” оешмасы ачылды!
Дүртөйледә “Ак калфак” оешмасы ачылды!

Дүртөйледә “Ак калфак” оешмасы ачылды!

Кояшлы 5 сентябрь көнендә Дүртөйле шәһәрендә тантаналы шартларда “Ак калфак” татар-хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлеге үз елъязмасын башлады.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы республикада күптән эшләп килә. Аның төп максаты – татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклау, тергезү, рухи хәзинәбезне яшь буынга җиткерү , татар хатын-кызларының дәрәҗәсен арттыру.

– Дүртөйле районында “Ак калфак” бүлеген ачу уе белән күптән янабыз. Ниһаять, изге уебыз тормышка ашты. – дип уртаклашты “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясенең Башкортостан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы идәрәсе рәисе Люция Вафина. – Киләчәктә дә бергәләп күркәм мәдәни чаралар үткәрербез, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә матур өлешебезне кертербез дип ышанабыз.

“Ак калфак”ның Дүртөйле бүлеге җитәкчесе итеп шагыйрә, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Светлана Васикова сайланды. Яңа бүлеккә хәер-фатыйха йөзеннән Дүртөйле районының үзәк мәчете ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдин дога багышлады.
Кичә бик күркәм узды. “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзлары “Хәмдия”, “Зәңгәр чиләк” кебек татар халык җырларын башкарды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*